erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңалыклары белән җәй килде. 1 июньнән нәрсә үзгәрә?

Балаларны халыкара дәрәҗәдә яклау эшләре тәмамлану белән, тормышка яңалыклар кертеп яши башлыйбыз.

1 июньнән корпоратив сим-карталарны хезмәткәрләрнең дәүләт хезмәте порталындагы профильләренә беркетү таләп ителә.

Бу “соры” сим-карталарны бетерү максатыннан эшләнелә. Чөнки беркетелмәгән карталарны теләсә күпме күләмдә сатып алып, төрле максаталарда, шул исәптән, мошенниклыкта да куллану очраклары күп.

Социаль түләүләр өчен бары “Мир” картасын гына кулланып булачак. Visa (Виза) һәм Mastercard (Мастеркард) пособиеләр һәм пенсияләр алыр өчен туры килмәячәк. Бу карар узган елның 1 июленнән гамәлгә керергә тиеш иде. Әмма пандемия аркасында кичектерелде.

Банклар каршында бурычлары булганнар өчен дә мораторий тәмамлана. Пандемия вакытында керемнәренең күп өлешен югалтучыларга түләүләрне кичектерү, түләү күләмнәрен азайту кебек тәкъдимнәр ясалды. Шулай ук 30 июньгә кадәр кече һәм урта бизнес вәкилләренә кредит бирүдән баш тартмаска, түләүләре соңга калган очракта, штрафлар салмаска соралды.

Түләнелмәгән штрафлары булган очракта, йөк ташу белән шөгыльләнә торган чит ил машиналарын Россиядән чыгармый башлаячаклар.
5 июньнән башлап, җәй азагына кадәр карабодайны экспортлау туктатыла. Бу әлеге ярманы Россия эчендә кирәкле күләмдә туплау һәм аңа бәяләрне тотрыклы итү өчен эшләнелә.

Шулай ук 2 июньнән ашлык демпферы – эчке базарны бәяләрнең кискен тирбәлешеннән саклауга юнәлдерелгән механизм кертелә. Ул, җитештерү күләменнән чыгып, экспорт пошлинасын һәм аграрийларга субсидияләрне үз эченә ала.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

29 июньнән умартачылык турында канун үз көченә керә. Аның нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре умартачыларны ашлама сибәр алдыннан кимендә өч көн алдан кисәтергә тиеш. Моннан тыш, бөҗәкләрне дәвалау өчен хәзер Россиядә теркәлгән препаратларны гына кулланырга мөмкин булачак. Ә һәр умарталыкка ветеринария-санитария паспорты рәсмиләштерергә туры киләчәк. Шулай ук умартачылар дәүләт һәм җирле хакимияттән ярдәмгә исәп тота ала.

29 июньнән башлап пестицидлар һәм агрохимикатларны контрольдә тоту Россельхознадзор карамагына кайтарылачак. Ул аларны чит илгә кертүне, җитештерү, сату, саклау, куллану, зарарсызландыру, юк итү һәм күмү кагыйдәләрен үтәүне күзәтәчәк. Моның өчен махсус мәгълүмат системасы булдырылачак, анда барлык алынган мәгълүматларны кертәчәкләр.

Июнь азагына кадәр түрәләр, дәүләт хезмәте вазифаларына дәгъва итүчеләр үзләренең һәм гаилә әгъзаларының криптовалюталары турында хисап тотарга тиеш була.

Билгеле булганча, тиздән Владимир Путин тәкъдим иткән түләүләр өчен гаризалар да биреп була башлаячак.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yaalyklary-beln-y-kilde-1-iyunnn-nrs-zgr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X