erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ябыгыр өчен кайчан ашарга?

Галимнәр көннең “дөрес” вакытында күп итеп ашауның бик файдалы булуын һәм ябыгырга ярдәм итүен ачыклаган.

Германия галимнәре тәҗрибә үткәргән. Бер атна дәвамында 16 сәламәт ир-егет беренче көннәрдә иртән ныклы һәм күп итеп ашаган, ә төш вакытында җиңелчә генә тукланган. Соңыннан киресенчә – иртәнге аш җиңелчәгә әйләнгән, төшке аш мул булган. Көненә гомум ашалган ризык күләме һәм калорияләре бертөрле калган.

Анализлар шуны күрсәткән: кеше иртән никадәр күбрәк ашый, организмның тәнне җылытыр өчен энергиясе шулкадәр күбрәк сарыф ителә икән. Ә төшке һәм кичке ашлардан соң калорияләр ул кадәр янмый. Иртән җиңелчә генә тукланган кешедә көн дәвамында ачлык һәм татлы әйбергә тартылу көчлерәк булуы да ачыкланган.
Димәк, ябыгырга теләүчеләр иртән яхшы итеп тукланырга тиеш.

Моны Британия галимнәре дә исбатлаган. Алар йокыдан торгач та ныклы итеп ашап, соңыннан физик күнегүләр белән шөгыльләнүчеләрдә мускул тукымасының глюкозаны тизрәк үзләштерүен һәм матдәләр алмашынуының яхшыруын ачыклаган.

Шуны да игътибарга алырга кирәк: иртән җиңелчә генә тукланган кешеләрдә йөрәк һәм кан тамырлары белән проблемалар ешрак килеп чыга икән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Yabigir-chen-kaychan-asharga-140471/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X