erid:2VtzquqpS7d
Яхшы эшләгән өчен - премия!
Арча яңалыклары

Яхшы эшләгән өчен - премия!

Акчалата  премияләр тапшырылды.

8 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте комбайнчысы Марсель Шәймуллинга, “Курса МТСы” ширкәтеннән Ленар Нуриевка, “Игенче” ширкәтеннән Расих Нәҗметдиновка, комбайн белән бәрәңге алучы “Кырлай” ширкәте механизаторы Дәниф Зариповка район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата  премияләр тапшырды.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча Арча районы Арча хәбәрләре

Нет комментариев