erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Яхшыны начардан аерырга өйрәндем”

Горур атлап туган йортына аяк басты.

Бер ел сизелмичә үтеп тә китте. Түбән Аты егете Рифат Мортазин хезмәт срогын тутырып, горур атлап туган йортына аяк басты.

– Тик миңа Рифатымның янымда юклыгы бик нык сиздерде. Бер ел бик озак үтте, – диде егетнең әнисе Илсөяр ханым. – Армиягә китәм дигәч, яшеренеп кенә күп күз яшьләре түктем. Алып калып булмас микән, дип хыялланып йөрдем. Әмма ул карарында нык торды. Хәрби комиссариаттан мин Барнаулга китәм, дип хәбәр итте. “Яныңа барып булачакмы?” – дип сорадым. Өстәвенә күңелне сыкрандырып Байкал аръягында хәрби частьта булган фаҗига турында ишеттем. Нәкъ улым киткән көн иде ул. Кайтыр көнен санап үткәрдем. Аеруча соңгы ун көне авыр булды.

Илсөяр ханым сөйләвенчә, ире вахта ысулы белән алтышар айга читкә китеп эшләгән. Ике улы да кечкенәдән аның кул астында үскән. Ул чакта олы улы Рифатка нибары 6 яшь булган. “Рифат мәктәптә яхшы укыды. Тәртипле бала булды. Бер кешедән дә аның турында начар сүз ишетмәдем.Ике улым да сүземнән чыкмадылар. Бөтен эшемә булыштылар. Хатын-кыз эше дип тә тормадылар. Армиядә вакытта да көн дә шалтыратып торды. Зарланмады, берни сорамады. Горурланам улым белән”, – диде ана.

Горурланырлык та. Ел дәвамында бер тапкыр да әнисе йөзенә кызыллык китерми Рифат. Намусы кушканча хезмәт итә. Солдатларча төз гәүдәле, озын буйлы, чибәр (кызлар колагына сер итеп кенә әйтәм, әлегә йөргән кызы юк), шул ук вакытта оялчан егетне күреп сокланып та куйдым. Сүзен өздереп әйтә, күп сөйләшми, зарланмый.

– Мәктәптә укыганда тарих белән кызыксындым. Олимпиадаларда катнаштым. Аннан Укучылар сараена журналистика буенча йөрдем. Әмма 9 сыйныфтан соң Казанга барып медико-фармацевтика көллиятенә укырга кердем. Ни өчен? Үзем дә белмим, – диде Рифат – Укуымны дәвам итәргә өлгермәдем, 4 елдан армиягә алдылар. Алтай краена, Барнаулга эләктем. Татарстаннан 40 кеше идек. Арчадан үзем генә. Аннан төрлебезне төрле якка тараттылар. Мин медицина батальонына туры килдем. Укып алган һөнәремнең кирәге чыкты. Без хезмәт иткән урын кайчандыр хәрби госпиталь булган. Эвакуация, транспортировка белән шөгыльләндек. Частебез шәһәр эчендә урнашса да, чыгып йөри алмадык.

Хезмәт иткән чоры авыру таралган вакытка туры килә егетнең. Ә ул медбрат. Командировкаларга күп җибәрәләр. Яшь солдатлар янында санинструктор була Рифат. “Егетләрне алып киләләр, без тулысынча медицина күзәтүе астында тотабыз, авыручылар булмаса, ике атнадан алып китәләр, икенче төркем килә. Ике очракта берәр егеттә коронавирус таптылар. Ике тапкыр карантинда да булырга туры килде. Әнә шулай алган белемем буенча сынау да үттем, – ди Рифат Мортазин. – Үземә бик күп дуслар таптым. Арча хәрби комиссариаты 23 февраль, туган көн белән котлау открыткалары җибәрде. Командир зурлап бирде. Башка җирдә андый нәрсә юк икән. Безнең арчалар гына үзләреннән киткән солдатларны шулай хөрмәт итә. Күңел булды. Рәхмәт”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Контракт буенча калырга берничә тапкыр тәкъдим ясыйлар егеткә. Дөрес, башка частька. Әмма хәрби эш аның хыялы түгел. Медбрат булып эшләп, укуын дәвам итү, алга бару турында уйлый ул.

– Әти-әни мине яхшы күңелле, ярдәмчел булырга өйрәтсә, армиядә хезмәт иткәндә гаиләмнең, дусларымның, туган йортымның кадерен белергә, яхшы кешене начар кешедән аерырга өйрәндем, – ди Рифат.

Киләчәктә дә аңа уңышлар, хыялларының тормышка ашуын телибез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X