erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташларга Яңа ел  бүләге

Бүген музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә мәгариф ветераны Госман Галиуллин булды һәм улы Рәстәмнең яңа гына басылып чыккан китабын бүләк итте


       Наласа авылында туып-үскән язучы Рөстәм Галиуллинның  “Биш “ике” ле” дип исемләнгән китабын  хикәяләр укырга һәм үзләре дә язып карарга  хыялланучы  балалар  бик истәлекле Яңа ел бүләге итеп кабул итәрләр. Якташыбызның әлеге китабына соңгы елларда иҗат ителгән шаян да, моңсу да хикәяләре тупланып бирелгән.  Китапны кулга алгач  мин үзем дә  “Чын кыш бабай”,  ”Күңел күзләре”, “Әниләр көне”, “Егетлек”, “Дуслык көче” хикәяләрен укып балачакка, мәктәп елларына кайтып килдем әле. Матур итеп бизәлгән бу китап әти-әниләр өчен дә кызыклы булыр, Рөстәм Галиуллин үзенең хикәяләре аша аларга да үзенең фикерләрен җиткерә. Минемчә, бу китап гаилә белән бергәләп укырга да уңайлы һәм балаларыбызга туган телебез буларак татар телен өйрәтүгә  ярдәм дә  итәр.    
                                                                                        Шәфигулла Гарипов

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X