Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Якташларыбыз – Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары

    Герой шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан

    Җырларым, сез шытып йөрәгемдә 

    Ил кырында чәчәк атыгыз! 

    Күпме булса сездә көч һәм ялкын, 

    Шулкадәрле җирдә хаккыгыз! 

     

    Сездә минем бөтен тойгыларым, 

    Сездә минем керсез яшьләрем. 

    Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын, 

    Яшәсәгез, мин дә яшәрмен. 

     

    Мин кабыздым җырда ялкын итеп 

    Йөрәгем һәм хаклык кушканны. 

    Җырым белән дусны иркәләдем, 

    Җырым белән җиңдем дошманны. 

     

    Бу юллар Муса Җәлилнең 1943 елда язган “Җырларым” шигыреннән һәм ул шигырь: 

    Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә 

    Һәм үләргә кыю ир булып. 

    Гомрем минем моңлы бер җыр иде, 

    Үлемем дә яңрар җыр булып, 

    – дип тәмамлана. 

     

     15 февральдә без  шагыйрь,  Советлар Союзы Герое,  СССРның  Ленин  премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел  тулу  көнен билгеләп үтәбез. Бу  дәрәҗәле  исемнәр аңа озак елларга сузылган  кимсетүләр, гаепләүләр, ныклап тикшерүләр аша  һәм бары тик  дусларының  ныклы теләктәшлек  күрсәтүләре , дөреслекне  исбат  итүләре  нәтиҗәсендә генә бирелә. Муса Җәлил 38 яшендә  Берлинның  Плетцензее төрмәсендә  җәзалап  үтерелгән. Аның үлемсез шигырьләре һәм җырлары бик күп, ә язылмый калганнары... 

    Бу көнне районыбыз халкына, бигрәктә мәктәп укучыларына яхшы таныш булган Луиза Сабировна искә төшә.  Ул бөтен  гомерен  районыбызның  горурлыгы булган , Советлар  Союзы Герое исеменә лаек булган  якташларыбызның  тормыш  юлларын, күрсәткән  батырлыкларын  өйрәнүгә багышлады. Луиза  апа  алдан сөйләшеп куеп, 15 февраль  көнне  Муса Җәлилнең әсирлектә  язган  шигырьләре тупланган  “Моабит  дәфтәрләре”н  Татарстанның Милли  музееннан Арчага  алып кайта иде,  ул истәлекле мизгелләрне  күпләр хәтерлидер әле.  

    Муса  Җәлилне  искә алу көннәрендә без Татарстаның  Габдулла Тукай исемендәге премиясеннән кала, икенче дәрәҗәдә булган  Муса Җәлил исемендәге премиягә  лаек булган якташларыбызны барлап, алар  белән горурланып та  алабыз. Төрле елларда  өч райондашыбыз бу югары дәрәҗәле премиягә лаек булдылар, хәзер ул ике елга бер тапкыр тапшырыла.  

    Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина 1985-1990 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшли, үз группасын оештыра. Ул 1986 елда үз репертуарындагы  патриотик җырлар циклы өчен Муса Җәлил исемендәге премиягә  лаек була.   

    2015 елда  яшь язучы, бүгенге көндә “Казан утлары” һәм “Мәйдан” журналларының баш мөхәррире, якташыбыз  Рөстәм Галиуллинга әдәбият өлкәсендәге уңышлары өчен Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде.  

    2019 елда Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең моңлы бер җырга тиң тормыш юлын һәм киң колачлы иҗади эшчәнлеген җентекләп өйрәнүче күренекле җәлилче-галимнәребезнең берсе – филология фәннәре кандидаты, танылган шагыйрь, прозаик, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Хәнәфи Бәдигыйга Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премия тапшырылды. Якташыбыз Хәнәфи Бәдигый 2020 елның 27 ноябрендә вафат булды, аның ”Дала  бөркете”, “Муса Җәлил поэтикасы” китаплары бу премиягә лаек булуын озак еллар дәлилләп торырлар әле. “Дала бөркете” поэмасында Хәнәфи Бәдигый Муса Җәлилнең батырлыгы, безгә килеп ирешкән иҗаты киләчәк буынарга үрнәк буласына зур ышаныч белдерә. 

     

    Безнең өчен язган Җәлил  

    Бәхет, ирек турында. 

    Уйларыбыз яктырсын дип, 

    Туар таңнар нурында. 

    Гомер буена көрәшкән 

    Халык, хаклыкны яклап. 

    Ут эченә барып кергән 

    Илне дошманнан саклап. 

    Соңгы көрәшкә ташланган 

    Һич аямаган үзен. 

    Фашистларга, ядрә итеп, 

    Төбәгән ул һәр сүзен. 

    Әсирлеккә эләксә дә, 

    Данлы сугыш кырында, 

    Җырлары аша белдек без 

    Батырлыгы турында. 

    “Кичер, илем!” – дигән әрнеп, 

    Иле өчен сугышта.– 

    “Данлы үлем күммәде,– дип, – 

    Тәнне соңгы сулышта”. 

    Газапласа да фашистлар, 

    Лагерь, төрмә ташлары, 

    Тез чүкмәгән җәлилчеләр, 

    Киселсә дә башлары! 

    Җыры яши күңелләрдә, 

    Юк, беркем онытмады! 

    Үрнәк алалар, кабатлап, 

    Аларның оныклары: 

    “Утта булган балчык кире купмас, 

    Эштә булган тимер тутыкмас. 

    Эш күрсәткән ирне ил онытмас, 

    Каберенә эзне суытмас”.              

    “Казан  арты” тарих-этнография музее  

    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: