erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташларыбызның уңышлары

 “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда булдырылган Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия  унбишенче тапкыр тапшырыла.

 

      Быел бу бүләккә “Язмышлар такыясы” шигырьләр җыентыгы өчен якташыбыз, Һади Такташ исемендәге  әдәби бүләк иясе, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова да лаек булды. Аның шигырьләр, поэмалар һәм тарихи цикллар тупланган бу китабы безнең  музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә авторның: ”Минем тыйнак кына иҗатым Арчамның дәртле йөрәк тибешенә куәт бирсә, бик бәхетле булыр идем”, – дип язган кулъязмасы белән истәлекле экспонат буларак саклана. Премияне тапшыру тантанасы 26 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә булачак.

       Якташыбыз, Шәйхи Маннур һәм Һади Такташ исемендәге әдәби бүләкләр иясе, шагыйрь Рифат Җамал соңгы елларда чәчмә әсәрләр язып әдәбият сөючеләрне  куандырырга уйллый.  2020 елда Татарстан Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы бергә үткәргән конкурсның роман, повесть номинациясендә беренче урын бирелмәгән. Икенче урын Айгөл Әхмәтгалиеваның “Һәркемгә бер кояш” әсәренә һәм Рифат Җамалның “Сынау” дип исемләнгән автобиографик романына  бирелде. Тиздән без аны “Казан утлары” журналында укый да алырбыз.                                                        Без якташларыбызның уңышларына куанабыз һәм яңа әдәби әсәрләр көтәбез.               

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                         Шәфигулла Гарипов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X