erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбыз Нуриев Вакыйф Вәкил улының туган көне

Бүген язучы, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре , Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән якташыбыз Нуриев Вакыйф Вәкил улының туган көне.

Ул 1958 елның 17 августында районыбызның Сеҗе авылында туа.Үз авылларында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Бишенче курста укыган вакытта “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә хезмәткәр булып эшли, 1980 елда университетны тәмамлагач,  корреспондент була. Аннары җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары вазыйфаларын башкара.1987-1990 елларда Вакыйф Нуриев – Татарстан китап нәшриятының сәясәт редакциясе мөдире була. 1990 елда аны яңа оешып килгән “Шәһри Казан” редакциясенә эшкә чакыралар. Ул башта бүлек мөхәррире, 1995 елдан 2000 елга кадәр әлеге газетада баш мөхәррир урынбасары була. 2000-2007 елларда “Салават күпере” һәм “Сәхнә” журналларының баш мөхәррир урынбасары булып  эшли. 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып сайланды. Ә бүгенге көндә Вакыйф Нуриев “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара. 

      1980 еллар башында мәктәп укучылары өчен хикәяләр яза башлаган Вакыйф Нуриев “Сабантуй”, “Шәһри Казан” газеталарында, “Салават күпере”, “Ялкын”, “Мәгариф”, “Чаян” журналларында басылган бик күп кызыклы хикәяләр авторы. 1991 елда  аның “Бүре кадәр бүрек” дигән хикәяләр җыентыгы, 2003 елда ”Җәйгә кайда рәхәт?”, 2005 елда “Ана догасы”, 2007 елда “Җиденче палата”, 2003 елда урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен чыгарылган “Татар балалар әдәбияты”, 2012 елда рус телендә “Седьмая палата”, 2018 елда “Ни хәлең бар, балам?..” китаплары дөнья күрде. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши һәм иҗатын дәвам итә. 

Вакыйф Нуриев үзен беркайчан да, беркемнән дә өстен куймый, гадилеге, журналист буларак һәркем белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора. Районыбыз мәктәпләрендә, китапханәләрендә аны көтеп алалар, очрашулырда ул  бик теләп катнаша. Туган авылы  белән даими элемтәдә тора, Сеҗе авылы халкының хөрмәтле кешесе ул. Ул үзенең “Әбиемә – әфлисун” повестенда, Кесмәс ягы язучыларына хас булганча:” И туган як! Муенына – камыт, иңенә ыңгырчак суктырса да, кәҗәләнми эшләп йөргән талымсыз атларың, юеш танаулы мәхлук бозауларың, син килгәндә капка астына кереп кача, киткәндә артыңнан өреп кала торган мактанчык көчекләрең, яз җылысын тансыклаган иркә мәчеләрең истән чыкмый”,- дип яза.  

Без якташыбызны туган көне белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының, туганнарының,  дусларының ихтирамын  һәм игътибарын тоеп гомер итүен, киләчәктә дә безне яңа әсәрләре белән куандырып яшәвен телибез. 

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                “Казан арты” тарих-этнография музее 

                                 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X