Якташыбыз Сөмбел Заһидуллина Ваһапов фондына кушылды
Талантлы, яшь җырчы Сөмбел Заһидуллина Ваһапов фондына кушылды. Исегездә булса, Сөмбел 2019 елда Ваһапов конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде.
- Сөмбел, Ваһапов фондына озакка килдеңме?
- Анысын әйтә алмыйм. Рифат Әхмәтович (Р.Ваһапов фонды генераль директоры-авт.) мине бу сезондагы концертларга кунак буларак чыгыш ясарга чакырды. Мине халыкка күрсәткәне өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
- Рифат Фәттахов нинди кеше ул?
- Гадел, җитди, бик принципиаль кеше дип беләм. Күп эшләмәгәч, әлегә әйтә алмыйм...
- 16 мартта булачак концертта нинди җырлар башкарачаксың?
- Баянга кушылып ике җыр җырлаячакмын. Ә калганын әйтеп бетермим.
- Ваһаповчыларның кайсылары белән дуэт җырларга теләр идең, Сөмбел?
- Рәнис Габбазов белән дуэт җырлау хыялы бар иде. Һәм планда да бар дияргә була. Тавышларыбыз туры килә. Алла боерса, бәлки дуэт буларак та ишетерсез. Концертларыбызда көтеп калабыз!
Эльвира ШАКИРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев