Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Якташыбыз Вәзыйх Рәхимовка – 85 яшь

      ТАССР төзелүгә 100 ел                                                                          Арча районы оешуга 90 ел

                                                                        

     

    (2.08.1935 – 27.03.2007)

     

                                                                     Арча кайда, Арча кайда

                                                                    Арча ул тау башында,

                                                                    Казаннардан кайткан чакта

                                                                    Көлеп тора каршыңда.

     

             Төзүче, хәбәрче, үзешчән шагыйрь, якташыбыз Вәзыйх Рәхимов “Арча” дип исемләнгән шигырендә үзе яратып яшәгән Арчага карап соклануын белдергән. Аңа быел 2 август көнне 85 яшь тулган булыр иде. Ул  1935 елда Әтнә районының Кышлау авылында колхозчы гаиләсендә туган. Алар гаиләдә алты бала тәрбияләнәләр, барлык балалар да Шакиров фамилиясендә булган, ә Вәзих абый әтисе исеменнән алынып Рәхимов фамилиясен йөртә. Шуңа күрә дә ул кайбер документларда Шакиров буларак та әйтелгән. Ул үз авылларында җидееллык, ә аннан соң Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлый. Вәзыйх абыйның теләге әлбәттә укуын дәвам итү була. Ләкин тормыш авыр булу сәбәпле Мәскәү шәһәренә барып укырга кергәннән соң, аны ташларга туры килә. Ул анда төрле эшләрдә эшли, аннары аны язмышы төзелешкә алып килә. Мәскәү шәһәрендә хәрби хезмәткә алына, аннан Ленинград янына күчерелә һәм Казахстанда хәрби хезмәтен тәмамлый.

    Бүгенге көндә Арча станциясендә яшәүче тормыш иптәше Саҗидә апа белән алар Казахстанда танышкан булалар. Яшьлек елларын искә алып Саҗидә апа: “Мин Казахстанда үскән кыз. Вәзыйх солдат хезмәтен үткәндә, без аның белән тыныштык. Буш вакытларында ялга чыккач, ул мине киноларга, төрле кичәләргә  чакыра иде. Мин, ул акчаны каян ала икән дип, бик гаҗәпләнә идем. Ә ул шигырьләр язып, аларны төрле газеталарга җибәреп, шуннан килгән гонорар хисабына миңа хөрмәт хисләрен аңлаткан икән. Без өйләнешеп гаилә кордык, Казахстанның Биштүбә посёлогында  яшәгәндә ике улыбыз: Әлфәт һәм Әсхәт туды. Вәзыйх төзелештә ташчы, бригадир, соңыннан мастер, прораб булып эшләде. Аны һөнәр училищесына чакырып алдылар, ул анда дүрт ел буе яшьләргә төзелеш серләрен өйрәтте, ләкин аның күңеле гел төзелешкә тартылды.

    Вәзыйхның бик тә туган якка кайтасы килде һәм без 1967 елда гаиләбез белән Арчага күченеп кайттык. Ул вакытта районда төзелешнең киң таралган чагы иде. Вәзыйх “Татагропромстрой” берләшмәсенең Арча хуҗалыкара төзү оешмасында  прораб булып эшләде һәм ул үзгәртелгәннән соң  МСО  да эшләп, лаеклы ялга китте. Безнең Вәзыйх 45 ел эшләп, гади төзүчедән прораб дәрәҗәсенә кадәр күтәрелде, ул елларда аның катнашында  бик күп яңа объектлар төзелде. Аның хезмәтен хөкүмәтебез дә зурлап бәяләде: бик күп мактау грамоталары әле дә саклана, 1975 елда аңа РСФСРның атказанган төзүчесе  дигән мактаулы исем бирелде. Һәр яңа төзелешне куллануга тапшырган саен ул канатланып, хисләнеп йөри иде. Шул көннәрдә анда эшләүчеләр турында я яңа бер мәкалә, я сокланып укырлык бер шигыре туа торган иде.

    Арчага кайткач кызыбыз Римма туды. Әти кеше буларак, Вәзыйх балаларны бик яратты, аларның укулары белән кызыксына, уңышлары булса куана, гел ярдәм итеп тора иде, мин гомүмән андый тәртипле ир-атны белмим”,– дип горурланып искә ала Саҗидә апа.

    Вәзыйх Рәхимов илленче еллар башында ук яза башлап, аның әсәрләре “Үсү юлы” альманахында, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татарстан яшьләре” һәм башка газеталарда, Татарстан китап нәшрияты чыгарган җыентыкларда, “Чаян”, “Азат хатын”, “Идел” журналларында дөнья күрде. Кайбер шигырьләре рус һәм казах  теленә дә тәрҗемә ителгән.

    “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 1949-1957 елларда ТАССРның Язучылар берлегендә әдәби консультант булып эшләгән язучы Газиз Иделленең 1954 елның 14 декабрендә  язылган хаты саклана. 60 ел элек язылган бу хатта:        “Хөрмәтле иптәш Рәхимов!  Хатыгызны һәм ике шигырегезне алдым. Укырга керүең белән котлыйм. Бик-бик яхшы эшләгәнсең. Укы, тырыш, белемеңне күтәр, бу – гомүмән кирәк, ә шагыйрь булырга омтылган яшь кеше өчен – бигрәк тә!

              Әльманахыбызның 7 нче китабы чыкты. Анда сезнең ике шигырегез урнаштырылган. Сезгә бер китап җибәрәм. Алгач та белдереп хат язарсыз. Хәзер 9 нчы китапны туплап ятабыз. Әле редколлегия утырышы булганы юк. Шул сәбәпле өзеп әйтә алмыйм. Соңгы ике бәләкәй шигырегез миңа ошады – матур, оригиналь. Укуыңда, иҗатыңда уңышлар теләп, Газиз Иделле. 14 декабрь, 1954 ел.”

     Бу хат якташыбыз Вәзыйх Рәхимовка  адресланган. Яшьләр өчен чыгарыла торган “Үсү юлы” альманахының 7 нче санында аның “Сарбай” дип исемләнгән мәсәле басылган була:

    Йокымсырап ята Сарбай

    Келәт янында.

    Очып төште песнәк шулчак

    Аның алдына.

    –Туган,– диде ул, – гафу ит

    Борчуым өчен:

    Нигә соң икәү: “Көчек” һәм

    “Эт” синең исем?

    Сарбай әйтте:

    –Мин көчлеләр

    Алдында – көчек.

    Ә көчсезләр алдында – эт,

    Менә бит ничек.

    Минем хуҗам да, песнәк дус,

    Гаҗәп бер агай:

    Кечкенәгә – бюрократ,

    Зурга – ялагай.

     

    Музейда саклана торган икенче хат 1954-1958 елларда Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә эшләгән шагыйрь Әхмәт Юныстан килгән.

    “ Хөрмәтле иптәш Рәхимов! 

    Сезнең алданрак җибәргән бер шигырегез альманахның 8 нче номерына кертелгән. Ә соңгылары өстендә бераз эшлисе булыр әле. Сүз “Кулъяулык”, “Сукмак”, “Күл буенда” дигән шигырьләр турында бара. “Сукмак”  шигыре тел ягыннан матур,  җылы итеп язылган.  Әйтелгәннәр буенча эшләп, төзәтеп чыккач, яңадан җибәрерсең.  Сәлам белән, Әхмәт Юныс , 31 август-1955 ел”.

    65 ел элек язылган хатлардан күренгәнчә, өлкән язучылар башлап каләм тибрәтә башлаучы яшьләр иҗатына бик игътибарлы булганнар һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузганнар. Вәзыйх Рәхимов Әхмәт Юныс тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләрне төзәтеп җибәргәннән соң  “Үсү юлы” яшьләр альманахында  берничә шигыре басылып чыга:

     

    Кулъяулык

    Исеңдәдер әле, йөрәк дустым,

    Ил чигенә минем китүем,

    Киткән чакта чиккән ал кулъяулык

    Синең миңа бүләк итүең.

    Саклыйм аны куен кесәмдә мин

    Истәлегең итеп әле дә,

    Арыш, бодай, солы башаклары,

    Чиккәнсең син аңа, Язилә.

    Шунысы гаҗәп, бүләк итә идең

    Чәчәк рәсеме төшкән кулъяулык,

    Бусы нигә яңа үрнәк белән

    Эшләнгән соң? – йөрдем уйланып.

    Ниһаять, мин бүген кул эшенең

    Серенә төшендем, аппагым,

    Хәтерләтеп торсын өчен булган

    Киң кырларын туган якларның.

     

     

    Вәзыйх Рәхимов шулай ук районыбыз тормышын яктырткан бик күп мәкаләләр, фельетоннар, шигырьләр дә язды.  Ул район газетасы оештырган “Иң яхшы хикәя, очерк, шигырь, репортаж” дигән конкурсларда 50 нче еллардан бирле катнаша, һәм ул конкурсларда һәрвакыт җиңүче итеп таныла. Аның куен дәфтәрендә менә шундый юллар бар: ”...Конкурста катнашкан авторларның  әсәрләрен тикшереп чыкканнан соң, конкурс комиссиясе, беренче бүләккә лаеклы әсәр булмаганлыктан, аны беркемгә дә бирмәскә дигән карарга килде. Вәзыйх Рәхимовның “Буранлы төндә”, “Икенче очрашу” дигән поэмалары 2 нче дәрәҗә бүләккә лаеклы дип табылдылар”.

    Язучы Радик Фәизов аның иҗаты турында: ”Вәзыйхның язган шигырьләре дә, мин шулай әйтер идем, аның үзе кебек үк төзүчеләр. Аларга изге һәм якты максат: тормышыбызны үзгәртергә, ямьләндерергә омтылыш, ваемсызлык-тәртипсезлекләрдән пошыну, аларны кабул итмәү салынган. Һәм гомере буена әнә шундый, һәркайсына тирән мәгънә, фәнни итеп әйтсәк, социаль нагрузка салынган шигырьләр язды ул. Шундый үткер шигырьләре белән сәхнәләрдә, телевизор экраннарында да халык алдында чыгышлар ясады. Аның әсәрләре беркемне дә битараф калдырмый”,– дип язды.

                                                             Өчәү без

    Россиянең атказанган

    Исемен кемнәр алган?

    Күптер алар...ә без өчәү

    Бер авылдан – Кышлаудан.

     

    Беребез… клуб мөдире,

    Сафиуллин Нургали!

    Туганда ук елап түгел,

    Гармун уйнап туган ди.

     

    Икенчебез...укытучы,

    Закиров Камил иде;

    Тик иртә китте тормыштан,

    Арабызда юк инде.

     

    Өченчесе мин- абзагыз,

    Бу юлларны язамын.

    Гомер буе йортлар салдым,

    Бүген исә ялдамын.

     

    Россиядә атказанган

    Ничә кеше,ничә мең?

    Ә Кышлаудан өч кеше без:

    Камил, Нургали һәм мин.

     

    Якташыбыз Вәзыйх Рәхимовны районыбыз халкы яхшы  хәтерли, аның язмаларын укып барган өлкәннәр аның иҗатына югары бәя бирәләр.  “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Вәзыйх абыйның кулъязмалары, газета һәм журналларда басылган шигырьләре, хикәяләре, кызыклы язмалары, төрле төзелешләрне ачу күренешләрен сүрәтләгән фотолары , бергә эшләгән кешеләрнең хатирәләре саклана. Аның тормыш иптәше Саҗидә апа, балалары һәм оныклары музей белән даими элемтәдә торалар. Музей хезмәткәрләре Вәзыйх Рәхимовның шигырьләрен, газета-журналларда басылган мәкаләләрен туплап “Тик яхшы сүз яхшылыкка бара әйдәп” дип исемләнгән китап чыгардылар. Вәзыйх абыйның гаиләсенә, туганнарына, дусларына һәм якташларына истәлек булган бу китап “Арча МСО”сы ширкәте директоры Зиннур Нурулла улы Гарифуллинның кайгыртуы һәм матди ярдәме белән дөнья күрде. Китапка язган кереш сүзендә ул: “Миңа да Вәзыйх Рәхим улы белән бергә эшләргә туры килде. Төзелеш документларын ничек  тутырырга, төзүчеләр белән уртак тел табарга, аларга карата уңай мөнәсәбәттә булырга, ә иң мөһиме кешенең хезмәтен бәяләргә өйрәтте. Кирәк вакытта ул тәнкыйтьләп тә , кызыклы вакыйгалар һәм үз шигырьләрен сөйләп тәрбияләп тә ала иде. РСФСР ның атказанган төзүчесе Вәзыйх Рәхимовның иҗаты саклансын һәм киләчәк буыннарны тәрбияләүдә ярдәм итсен иде”,– дип язган.

    Саҗидә апа бүгенгесе көндә оныгы Лилия белән бергә яши,  балалары һәм оныклары аны олылап,  хөрмәт күрсәтеп, ярдәм итеп торалар.  Саҗидә апа 50 ел бергә гомер иткән Вәзыйх абыйның башкарган хезмәтләрен искә төшереп, иҗатын  барлап, үзенә багышланган шигырьләрен кат-кат укып, аны сагынып һәм горурланып яши. Районыбызда  төзелгән бик биналарга үзеннең бәяләп бетергесез хезмәтен куйган, бүгенге көндә дә яратып укыла торган иҗатын калдырган Вәзыйх абый Рәхимов онытылмасын иде.  

         

    “Казан арты” тарих-этнография музее

    директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: