erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якты истәлек булып саклана

Минем бу язмам 1962–1977 елларда хезмәт ияләре депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Борһанов Тимерхан Борһан улы турында.

 

Әлеге  җаваплы урында иң озак эшләгән шәхес ул Тимерхан Борһан улы. Аны белүчеләр зур хөрмәт белән искә алалар.

Арчадан ерактагы Мөслим районында туган ул. Вәрәшбаш авылы табигатьнең искиткеч матур почмагында урнашкан. Тирә-яктан урманнар чорнап алган, ә инеше ямьле, мул сулы Ыкның бер култыгы. Урманның байлыгын әйтеп бетерерлек түгел: каен, җир җиләге, чикләвек. Җиләктән кайткач су коенулар... 7–8 яшендә чабата ясарга өйрәнә ул.

Тимерханның балачагы бик бәхетле булмый, 11 яшьтә вакытта әнисе үлеп китә. Әтисе кабат өйләнә, әмма үги әни дә үлеп китә. Өйгә тагын бер үги әни килә. Шуңа да карамастан, малай мәктәптә иң тырыш укучы була. 15 яшьтә аны биш айлык хисапчылар курсына җибәрәләр. 16 яшь тә тулмаган килеш колхозның баш  хисапчысы итеп куялар. Гармунда уйнарга өйрәнә, “Сарман” көен бигрәк өздереп уйный. Концертларда, спектакльләрдә катнаша.

1941 елның 22 июнендә сугыш башлана. Авылда барлык авыр эш карт-коры, хатын-кыз, балалар җилкәсенә кала. 1943 елда Тимерханны да армиягә алалар, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, японнарга каршы сугышларда катнаша. Хәрби хезмәт юлы 1950 елда тәмамлана.

1950–1952 елларда Мөслим районының авыл хуҗалыгы бүлегендә хисапчы-инструктор, совхозда партия оешмасы секретаре була. Асия апа белән гаилә коралар. Бер-бер артлы өч бала туа. Барысы да югары белем ала. Бер уллары Рафис хәзерге вакытта республиканың фән һәм мәгариф министры.

1962 елда язмыш аларны Арчага китерә. Район Советы башкарма комитеты рәисенә бик күп проблемалар хәл итәргә туры килә. Торак мәсьәләсе бик кыен вакытлар, әкренләп Арча үзәгендә фатирлар төзелә башлый. Габдулла Тукайның тууына 90 ел тулуга әзерлек буенча күп  эшләргә туры килә. Яңа Кырлайдагы музей шул чорда салына.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тимерхан Борһанович бик булдыклы, ярдәмчел, тыйнак кеше иде, – дип искә ала ул елларда поссовет рәисе булып эшләгән Инсан Вәлиев. – Ул миңа өр-яңа фургонлы “Москвич” машинасы бирде. Ул вакытта зур дәрәҗә иде бу, андый машина берәүдә дә юк иде. Шулай кадерне белеп торганда ничек тырышып эшләмисең инде!

Ачык йөзле Асия апа гомере буе шәфкать туташы булып эшләде. Арчадан күченеп киткәч тә аның янына хастаханәгә йөрүчеләр күп була. Ул һәркемгә ярдәм кулын суза, Арча халкы аңа бик рәхмәтле.

Арчалар Тимерхан Борһан улын онытмыйлар. Шәһәрнең иң матур урамнарының берсе Борһанов исемен йөртә.

Әминә Гаффарова,

пенсиядәге укытучы,

Арча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X