erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якты киләчәккә юлны дәвам итәләр

​​​​​​​Безнең тормыш бүген тулысынча диярлек электр белән бәйле.

Безнең тормыш бүген тулысынча диярлек электр белән бәйле.

Ул кеше тарафыннан уйлап табылган барлык механизмнар һәм приборларны эшләргә мәҗбүр итә, ул һәркайда, аннан башка тормыш туктап кала. Кешеләр икмәк үстерә, йортлар төзи, завод, фабрикаларда эш бара, хастаханәләрдә балалар туа – барлык бу процессларны электр энергиясенә мохтаҗлык берләштерә. Һәм кешеләрнең иминлеге электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итүдән тора.

Электр энергиясен сыйфатлы һәм куркынычсыз куллану – квалификацияле белгечләр хезмәте. Нәкъ менә алар безнең йортларга, оешма, предприятиеләргә ут кертергә булыша.

Арча электр челтәре районын хаклы рәвештә Идел буе электр челтәрләре аксакалы дип атарга була. Аның тарихы 1958 елдан башлана.

62 ел элек республика энергетиклары һәм төзүчеләренең геройларча тырыш хезмәте белән Арча районы һәм тулысынча барлык Казан арты үсешенә ныклы фундамент салынды. Авыл районнарын массакүләм электрлаштыру программалары кысаларында, 1958 елда район халкына һәм агросәнәгать предприятиеләренә яңабаштан төзелгән 35/10 киловольтлы “Арча” подстанциясе һәм электр энергиясе тапшыру линияләре аша электр энергиясе бирелә башлады. Бу район үсешендә чын мәгънәсендә алга китеш булды. Ел үткән саен яңа подстанцияләр төзелде, электр белән тәэмин итү линияләре сузылды. Бер сүз белән әйткәндә, электрлаштыру Арча районы үсеше планында төп бурычларның берсенә әверелде.

Бүгенге көндә Арча электр челтәре районы подстанцияләренең гомуми куәте 111100 киловольт, 10 киловольтлы электр линияләре озынлыгы 698,2 километр, 0,4 киловольтлылары – 776,4, 10 киловольтлы кабель линияләре озынлыгы – 20,4 километр, 0,4 киловольтлылары озынлыгы – 8,7 километр. Файдалануда 486 трансформатор подстанциясе.

Арча электр челтәре районы өзлексез үсештә, төзелеш, төзекләндерү һәм һәм 10/0,4 киловольтлы челтәрләрне үзгәртеп кору, шулай ук 10 киловольтлы кабель линияләрен төзү буенча эшләр алып барыла, республика программалары нигезендә электр белән тәэмин итү өчен комплектлы трансформатор пунктлары һәм блоклы комплектлы трансформатор пунктлары куелды, искеләре алыштырылды, райондагы барлык мәктәпләр территорияләрендә ачык чыбыклар изоляцияләнгән чыбыкларга алыштырылды. Кулланучыларны сыйфатлы һәм өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү өчен 10 киловольтлы һава линияләре, блоклы комплектлы трансформатор пунктлары куеп, 10 киловольтлы кабель линияләренә күчерелә. 2020 елда 12 торак пунктта һава линияләрен үзгәртеп кору һәм капиталь төзү буенча эш алып барылды.

Энергетика җиһазы белән идарә итү һәм аларны анализлау, контрольдә тотуны тәэмин итүче автоматлаштырылган идарә системасы төзү дә   энергетикада перспективалы бер юнәлеш булып тора. Район электр челтәре эшчәнлеген камилләштерү максатында яңа системалар һәм тәэмин итү программалары кулланыла. Мәсәлән, бүгенге көндә 3033 интеллектуаль исәпкә алу приборлары урнаштырылды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Эш урыннарында куркынычсыз һәм уңайлы хезмәт шартлары тудыру, энергетиклар һәм аларның гаиләләренең ялын оештыру, кадрлар әзерләү буенча да социаль программалар хәл ителә. Кадрлар составын формалаштыруга бик зур игътибар бирелә, шул ук вакытта эшләп килүче династияләр турында да онытмыйлар. Шуңа коллектив еш кына гаилә династиясен дәвам итүче яшьләр исәбенә тулыландырыла. Бу коллективта тотрыклылыкны сакларга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта Арча электр челтәре районы Татарстан Республикасында иң үскәне һәм заманчалаштырылганы булып санала. Бу 62 ел элек нигез салынган традицияләрне саклау һәм киләчәккә ышаныч белән карау урыны. Электр компаниясе ярдәме белән энергосистема белән идарә итү өлкәсендә яңа эшләнмәләр урнаштырылу дәвам итә.

Бүген без энергосистема ветераннарын, авыр шартларда электр баганалары торгызган, подстанцияләр төзегән, һәр йортка, һәр авылга электр энергиясе керткән район халкын рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Нәкъ менә аларның тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә Арча районы якты киләчәккә юл салды.

ГОЭЛРОның (Россияне элетрлаштыру буенча дәүләт комиссиясе) 100 еллыгы һәм энергетиклар көне уңаеннан  бүлү челтәрләрен файдалану буенча  4 разрядлы электромонтер Ришат Нариман улы Нигамәтҗановка, производствоны әзерләү буенча 2 категорияле инженер Илфат Зөлкарәм улы Хәбибуллинга “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте – Идел буе электр челтәре филиалының Рәхмәте белдерелде.

Районның баш инженеры Илнар Нурислам улы Зәйнуллин, бүлү челтәрләрен файдалану буенча  3 разрядлы электромонтер Илһам Якуб улы Сабиров “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте – Идел буе электр челтәре филиалының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гамәлгә ашыру хезмәте төркеменең энергия кулланучылар техник аудиты  буенча 2 категорияле инженер Альберт Равил улы Нурмиев “Сетевая компания” акционерлык җәмгыяте – Идел буе электр челтәре филиалының Мактау тактасында урын алды.

“Сетевая компания” акционерлык җәмгыятенең Рәхмәт хаты гамәлгә ашыру хезмәте төркеменең 3 разрядлы контролеры Илнар Фәрит улы Мөхәммәтҗановка, Мактау грамотасы урынга оператив чыгу бригадасының 5 разрядлы электромонтеры Ленар Илгиз улы Мөхәммәтҗановка тапшырылды.

Арча электр челтәре районы коллективына сәламәтлек, иминлек, алга куелган бурычларны үтәүдә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X