erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якут дуслар Арчада

Безнең Арча районына Саха (Якутия) республикасыннан Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров җитәкчелегендә бер төркем кунаклар килде.

Саха республикасына 100 ел. Алар башта Мәскәүдә булалар, аннан Казанга киләләр, Татарстанда булганда Арчаны да күрми китмиләр. Арчага өченче тапкыр килүләре. Һәр килүләрендә район тормышы белән танышып, үзләре турында сөйләп, тәҗрибә уртаклашып китәләр.

Иң элек район хакимиятендә ике арада эшлекле сөйләшү булды. Очрашуга бездән шәһәр һәм авыл җирлекләре башлык-

лары да килде. Район башлыгы Илшат Нуриев кунакларга Арча районы турында сөйләде. Сүзне бүген 52 меңләп халкы булган Арча районы тарихыннан башлады. Кунаклар игътибар белән тыңлап утырдылар. Чөнки аларга Арча тарихы, мондагы тормыш кызыклы иде. Арча борынгы заманнан крепость-шәһәр булып урнашкан. Ул 13нче гасырдан телгә алына башлый. Арча ул – бөек Тукай Ватаны. Бүген ул үзенең мәгърифәтчеләре, язучылары, һөнәрчеләре  белән горурлана ала. Район башлыгы кешене эш, хезмәт хакы белән тәэмин итүче җитештерүче предприятиеләрдән Арча сөт комбинаты, АСПК, “Тайд-Фойл”, “Татметалл” предприятиеләрен атап үтте. Арча сөт комбинаты агымдагы елда каты сыр сортлары җитештерүче югары технологияле линияне эшләтеп җибәрде. Авыл хуҗалыгында сөтчелек, терлекчелек комплекслары төзелә. Кунаклар “Яңарыш”, “Кырлай” агрофирмаларында, “Северный” хуҗалыгында, күләмле инвестицияләр  сарыф ителеп, зур сөт комплекслары төзелүе хакында белделәр.

 

Бездә – соңгы 5 ел эчендә

Кешене эшле, ашлы иткән өч агросәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге турында да кызыксынып тыңладылар. Әлеге мәйданчыкта терлекчелек фермалары өчен җиһазлар эшлиләр, төзелеш материаллары һ.б.ны җитештерәләр. 2021 елда алардан бюджетка 80 млн. сумлык салым кергән. Шулай ук ясалма сөт һәм катнаш азык җитештерүче завод үз эшен башлап җибәрде.

Районда илкүләм проект-ларның уңышлы тормышка ашырылуы турында да әйтеп үтелде.

Бездә социаль ипотека программасы буенча күп фатирлы йортлар, коммерцияле торак һәм шәхси йортлар калкып чыга. Ел саен Арчада 6-7 күп фатирлы йортлар ныклап төзекләндерелә. 2017 елдан 2021 елга кадәр 36 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелгән.

2017 елдан 2021 елга кадәр “Авыл клублары” республика программасы буенча 250 урынга исәпләнгән 4 күпфункцияле үзәк сафка басты. Болар бар да – клуб, китапханә, ФАП, почта бүлекчәсе – бер түбә астына урнашкан. Авылларда ел саен өр-яңа ФАПлар файдалануга тапшырыла.

Соңгы 5 ел эчендә районда 410 урынлык 5 балалар бакчасы төзелде, икесе аның Арчада. Тугыз балалар бакчасы ныклап төзекләндерелде, 2017 елда 500 урынлык мәктәп файдалануга тапшырылды, 13 мәктәп (шул исәптән ашханәләр дә) ныклап төзекләндерелде.

Җирле үзидарә органнарының административ биналарын төзекләндерү буенча 2017 елдан махсус программа эшләп килә. Шуның нигезендә районда 5 административ бина яңартылды.

 

Арчада стоматология поликлиникасы төзеләчәк

Быел күптән көтелгән стоматология поликлиникасы төзү планлаштырыла. Һәм шулай ук безнең Арча шәһәре Бөтенроссия конкурсында җиңеп, Коммуна урамын төзекләндерү, уңайлату эшенә акча бүлеп бирелгән.

Соңгы елларда республикада парклар төзелешенә игътибар артты. Безнең Арчада 4 парк эшләп килә. 2020 елдан күп фатирлы йортларның ишегалларын уңайлату буенча махсус программа тормышка ашырыла башлады. Әлеге программа нигезендә 29 ишегалдында ял итү өчен уңайлыклар тудырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ел саен районда юл эшләре программасы буенча автомобиль юлларында 500 млн сумнан артык бәядә төзелеш һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

Узган ел үзара салым акчасына авыл җирлекләре территорияләрендә 48 км автомобиль юлларында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкарылган.

Авыл хуҗалыгындагы эшләр турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов сөйләде.

 

Саха (Якутия) республикасында

Арча районы тормышы белән танышкач, сүзне Саха (Якутия) республикасының Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров алды. “Безнең Саха республикасы иң зур һәм иң салкын регион, – дип сөйләде ул. – Мәйданы – 3 млн.кв.км.дан артыграк (чагыштыру өчен: Татарстан мәйданы 67847 кв.км – ред.). Вилюйск районы  55 мең кв. км. тәшкил итә (Арча районы мәйданы – 1 842 кв.км). Нигездә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәбез, безнең район республиканы төп газ белән тәэмин итүчеләрдән булып тора”. Сергей Винокуров алмаз компанияләре турында да әйтеп үтте. Күренекле шәхесләре турында да сөйләде. Шундыйлардан тумышы белән Вилюйск районыннан синтетик каучук-резина эшләү теориясен уйлап тапкан профессор Иван Кондаков, композитор Марк Жирков турында горурланып сөйләрлек.

Арча районында 52 меңнән артык кеше яши. Ә Якутиядә Вилюйск районында 25 меңләп халык көн күрә. Безнең бер Казанда гына да 1 млн 300 меңгә якын халык яши. Ә Якутиядә, Россиядә иң зур регион булса да, халкы 1 млн.нан азрак. Район үзәгеннән 300 километр ераклыктагы авыллар бар. 90нчы елларда, бөтен Россиядә таркалу барган чорда, алар да катлаулы чор кичерә.

“Терлекчелектә мөгезле эре терлек, ат, болан, кош-корт белән шөгыльләнәбез, – дип сүзне дәвам итте Сергей Винокуров. – Бодай үстерә башладык, элек бодайны иккәннәр, әмма ул тукталган. Хәзер менә тагын үстерә башладык. Ике ел элек җылы теплицалар эшләп куйдык.  Урамда 50-60 градус салкын, ә теплицада җиләк үсә. Сыр эшли башладык. Беркайчан да сыр эшләгән булмады. Ит консервлары җитештерергә тотындык. Сездән күреп, умартачылыкны үстерәбез”.

 

Салкында катырылган чи итнең тәмлелеге!

Үзара танышканнан соң сәяхәт Арча балалар сәнгать мәктәбендә, “Казан арты” музеенда, Мөндеш авылында мәдәни үзәк, балалар бакчасы, ФАПта дәвам итте. Якутлар матур кирпечләрдән яхшы итеп төзелгән биналарга, йортларга сокланып карадылар. Кирпечләрне тотып карый-карый: “Сездә кирпеч шәп!” – диделәр. Сәяхәт вакытында үзара сөйләшеп йөрдек. “Бездә дә тормыш әйбәт. Яхшы яшибез, – диде алар. – Авылда терлек асрыйбыз. Савым сыерлары, ат тотабыз. Атлар иркендә көтүчесез йөри. Кышын да, җәен дә. Яшь атларның (1 яшькә кадәр) итен кышкы салкында катырабыз. Аны пешермичә кисеп ашыйбыз. Аның тәмлелеге... Бездә 9 ай кыш, 3 ай җәй була. Кышын салкынлык 60–65 градуска җитә, җәен эсселек 40 градуска менә. Кыш нәкъ кыш, җәй нәкъ җәй кебек бездә. Җәй кыска булганлыктан кортчылык белән шөгыльләнмәгәннәр. Әмма соңгы  елларда бу һөнәр дә җәелә башлады. 60 градус салкынны да кортлар кичерә ала икән. Бал бездә кыйммәт йөри, әмма чиста”.

Яраткан ризыклары турында сорагач: “Ит һәм балык”, – диде алар. Яраткан шөгыльләре дә аучылык һәм балык тоту. Иң озын көн 21 июньдә Ысах, безнеңчә муллык көнен – кымыз бәйрәмен билгеләп үтәләр. Озын салкын кыштан соң җылы җәй җиткәч, барлык туганнар җыелып, җырлап-биеп, янып торган учакка шаман кулыннан кымыз сибеп, “учакны туендырып”, ат малына табыналар. Чөнки ат туендыручы буларак электән халык белән тыгыз бәйләнгән.

Кичен кунаклар район Мәдәният йортына җыелды. Сәхнәдә арчалар һәм якутлар концерт куйды. Район башлыгы Илшат Нуриев һәм Якутиянең Вилюйск районы башлыгы Сергей Винокуров та сәхнәдә чыгыш ясадылар. Бик күңелле иҗади очрашу булды ул.

Якутия республикасының атказанган артисты, дөньяның виртуоз-хомусисты Альбина Дегтярова чыгышы искиткеч иде! Авыз белән төрле авазлар чыгарып уйный торган хомус Якутиянең төп уен коралы булып тора. Альбина Дегтярова хомус белән төрле кош, җәнлек, хәтта ат  тавышлары чыгарып уйнады.

Кунаклар бик канәгать булып, тәҗрибә туплап, үзләренә кунакка чакырып, тагын киләбез әле дип саубуллаштылар. Гади, көр күңелле, хезмәт сөючән халык. Безнең якутлар белән охшаш сүзләребез дә бар. Очрашулар файдага булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X