erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ял итү урыны түгел, армия

– Шефлык хезмәте күрсәтүне кирәкле әйбер дип саныйм. Армиядәге бер егет тә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Проблема булса, вакытында хәл итәргә кирәк, – диде Сергей Погодин. – Тик шуны онытмагыз, һәр кеше туган илен, нигезен, йортын, якыннарын сакларга һәм якларга тиеш.

Арча педагогига көллиятендә “Армия сафларына алынучылар хокуклары” дигән темага хокук белемнәре мәктәбенең зона дәресе дә үткәрелде. Сәрия Сабурская анда да катнашты. Чарага Әтнә, Балтач, Арча, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче районнарыннан армия сафларына алынучы егетләр килгән иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин район белән таныштырды, кыскача бу юнәлештә башкарган эшләр турында әйтеп үтте.

– Армия сафларында хезмәт итүчеләр белән даими элемтәдә торабыз. Әти-әниләрен чакырып, хәрби комиссариат телекүперләр аша аралашулар оештыра. Бәйрәмнәрдә район башлыгы исеменнән котлау открыткалары җибәрелә. Үзебез шефлык күрсәткән хәрби частьта да еш булабыз, якташларыбыз белән очрашып, хәлләрен беләбез, – диде ул. – Армия сафларында хезмәт итүче һәр егет хезмәт срогы тулып әйләнеп кайтканчы игътибар үзәгендә.

Республиканың хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин дәрес барышында армия хезмәтенең бер төре буларак контракт буенча хезмәт итү, Россия Федерациясе Хәрби Көчләре структурасы турында сөйләде, хәрби техника белән таныштырды, армиядә туклану, киенү һәм башка мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәде.

– Шефлык хезмәте күрсәтүне кирәкле әйбер дип саныйм. Армиядәге бер егет тә игътибарсыз калырга тиеш түгел. Проблема булса, вакытында хәл итәргә кирәк, – диде Сергей Погодин. – Тик шуны онытмагыз, һәр кеше туган илен, нигезен, йортын, якыннарын сакларга һәм якларга тиеш.

Генерал-майор әти-әниләрне сәхнәгә чакырып, аларга часть командирыннан килгән мактау характеристикаларын тапшырды. Шундый бүләккә Адил Галиев һәм Илсаф Сабировның әти-әниләре лаек булды.

– Улыбыз укыган урыныннан академик ял алып, үз теләге белән хезмәт итәргә китте. Телефоннан аралашып торабыз. Тавышы көр чыга, кәефе дә һәрчак күтәренке. Димәк, аның белән бар да яхшы, – диде Ләйлә Галиева алда армия хезмәте көткән егетләргә мөрәҗәгать итеп. – Армиягә барырга курыкмагыз. Намус белән хезмәт итегез. Сезнең дә әниләрегез горурланырлык булсын. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәрби көчләр сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр дә чыгыш ясады чарада. Алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә киңәшләрен бирделәр, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә, республиканың хәрби комиссары, генерал-майорга армиядә уңай шартлар тудыруны тәэмин иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

– Армия хезмәтенең үз авырлыклары булды. Әмма без аларны җиңеп чыктык. Татарстан Республикасы һәрчак безгә ярдәм итеп торды. Котлау открыткалары килү дә безнең өчен горурлык иде. Частька килеп, татар ашлары көне дә оештырдылар. Офицерлар да, солдатлар да безгә көнләшеп карый иде. Бер Татарстанда гына солдатларга шундый мөнәсәбәт, – диде әле быел хезмәт итеп кайткан Илшат Фазылҗанов.

Сәрия Сабурская армиягә алынучылар хокукларын саклау, хәрби частьларда уставтан тыш мөнәсәбәтләрне профилактикалау мәсьәләрен яктыртты.

– Нигез бар икән, хәзер армиядән иртәрәк китәргә яки билгеле бер вакытка чакырылмый торырга мөмкин. Мәсәлән, күп балалы гаилә, гаиләдә бәла, тагын бер баласы туган һәм башкалар, – диде Сәрия Харисовна. – Әмма шуны истән чыгармаска кирәк, армия хезмәтен үтмәгәннәрне кайбер урыннарда, мәсәлән, муниципаль хезмәт, эшкә алмыйлар. Аннан армиядә иң кирәге сәламәтлек. Авыруыгыз турында вакытында әйтегез һәм дәваланыгыз. Хәрби частьта кыенлыклар белән очрашсагыз, әти-әниләрегезне борчыганчы, башта урында хәл итәргә тырышыгыз. Тик онытмагыз, ул шәһәр яны лагере түгел, ә армия. Моннан тыш, Татарстанда кабул ителгән тагын бер уңай карар турында әйтеп китәсе килә, хәрби хезмәткә алынганчы кайда эшләгән булса, кайткач та аны шул ук урынга кире алырга тиешләр. Эш урыны сакланачак. Авырлыклар туса, сораулар барлыкка килсә, безгә мөрәҗәгать итегез. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Гөлсинә Зәкиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X