erid:2VtzquqpS7d
Бүген район башлыгы призына хоккей уйныйлар
Арча яңалыклары

Бүген район башлыгы призына хоккей уйныйлар

4 апрельдә "Арча-Арена" боз сараенда Арча муниципаль раоны башлыгы призына хоккей турниры үткәрелә.

Турнирда үз зоналарында ( алар икәү иде) алдынгы өч урынны алган командалар катнаша. Жирәбә белән алар ике төркемгә бүленде :

 1 төркем Субаш Аты, Яңа Кенәр, Шушмабаш ;

2 төркем "Тайд-Фойл", Югары Аты, Хәсәншәех.

Үзара очрашып чыкканнан соң, төркемнәрдә җиңүчеләр финалда, ә икенче урынны алучылар бронза өчен уйнаячак.

Уеннар иртәнге сигездә башлана.

Тамашачыларның саклык чараларын күрүләре сорала.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев