Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ял көннәрендә кабат 30 градус эсселек көтелә

    Соңгы көннәрдә Татарстанда һава температурасының көндезге сәгатьләрдә +16..+26 градуска кадәр төшүе күзәтелә. Әмма киләсе ялларда ук хәл үзгәрәчәк, республикага кабат эссе һава торышы килә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда хәбәр итте

    Җомга, 22 июльдә, һава торышы элеккечә кала: кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә термометр баганалары +10..+15 градус, көндезен +24..+29 градус күрсәтәчәк. Төнлә һәм иртән югары дымлылык аркасында томан төшәргә мөмкин.

    23 һәм 24 июльдә явым-төшем ихтималы аз, бары тик шимбә көнне генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Температура тагын бераз күтәрелеп, +11..+16 градус (23 июльдә) һәм төнлә +12..+17 градус (24 июльдә) булачак. Көндез +24..+29 һәм +25..+30 градуска җитәчәк.

    Реклама

    Алдан фаразлаулар күрсәтүенчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә, нигездә, явым-төшемсез һава торышы саклана. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары +13..+19 градус күрсәтәчәк, көндез +25..+31 градуска кадәр эссе булачак.

    Чыганак: Татар-информ

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: