Реклама
Ял көннәрендә "Ливадия" һәм Чаллыдагы "Жемчужина" санаторийларында бушка ял итеп, күңел ачып кайталар.
Республиканың мәгариф һәм фән учреждениеләре профсоюз оешмасы оештыра моны.
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов мондый мөмкинлектән файдаланырга чакыра.
"Ял көне туры" дип атала ул.
Әле менә яңа гына Казанбаш мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы әгьзалары Ливадиядә ял итеп кайттылар. Бик ошатканнар.
- Уңайлы бүлмәгә урнаштырдылар, - дип сөйли алар. - Тренажерлар залында шөгыльләндек, бассейнда йөздек, төрле күңел ачу программалары оештырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз