erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялгыз калып дүрт баланы аякка бастырган

Йөрәкләре унсигездә

“Питомник” клубында элек-электән инде “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә һәм бүгенге көнгә анда 14 кеше йөри.

– Станциядә “Колос” мәдәният йортында башланып киткән эш ул. Алабугада остазлар ярминкәсендә дә, Казанда ВДНХда үткән ярминкәдә дә катнаштык. Мин бәйләгән әйберләр алып барган идем, Филсинә апа Сафина чигелгән түбәтәй, калфаклар тәкъдим итте, – диде клуб җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина. – Даими рәвештә үзебездә дә күргәзмәләр оештырып торабыз.

Шундый күргәзмәләрнең берсенең шаһиты булырга туры килде. Дөресрәге, “Оста куллар” түгәрәге дәресен күзәттем. Кызлар, күбесе “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле әгъзалары, җырлый-җырлый бәйли, чигә, ял иткән арада биеп, самовар каршына утырып, үзләре алып килгән тәм-том белән чәй дә эчеп алалар.

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбленә йөрүчеләргә сокланып туя алмыйм. Репетицияләргә калмый йөриләр, кайда концерт – алар сәхнәдә. Гөрләтеп өмәләр үткәрәләр. Төрле чаралар оештыралар. Бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Күптән түгел “Үз өемдә үз көем” бәйгесендә кызыксындыру бүләгенә ия булганнар, “Иң шәп мәйдан” бәйгесендә ансамбль җырчысы Дамир Шакиров өченче урынны яулаган. Хәзер шул бәйгенең икенчесенә әзерләнәләр. Өстәвенә әле җырчылар кул эше осталары да икән.

– Һәрберсенең диярлек үз һөнәре бар. Ансамбльнең иң өлкән җырчысы Лениза Садыйкова бәйләү белән шөгыльләнә. Башмаклар, урындыкларга көрпәләр, диван өслекләре бәйли. Зөлфирә Габделбәрова милли орнаментлар белән түбәтәйләр, калфаклар, яулыклар чигә. Мунчала да бәйли башлаган. Фәридә Әхмәдуллина гөлләр үстерә, Фәния Сабирҗанованың бакчасында суган, сарымсак, кыяр, помидор, җиләк-җимеш нык уңа. Фәния ялгыз калып дүрт баланы аякка бастырган. Ялгыз хатын буларак, ул ирләр эше дип тә тормый, барын да башкара. Ансамбльгә йөрергә дә вакыт таба, - диде Нәсимә Гарифуллина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә менә Ясминә Бакыева чигү белән шөгыльләнә, чиккән әйберләре бик күп икән. Халисә Бариева башмаклар, оекбашлар бәйли. Гөлнәзирә Тимершәехова да бәйләүгә оста. Питомникта яшәүче 80 яшьлек Зоя Васильева үзе эрли, үзе бәйли.

Ансамбль җитәкчесе Нәсимә Гарифуллина үзе дә бәйләү остасы икән бит. Бияләйләр, оекбашлар гына түгел, кәҗә мамыгыннан мамык шәлләр дә бәйләп куя.

– Алты яшьтә үк өйрәндем бу һөнәргә. Мамык шәлләрне элек сата да идек. Хәзер үзебез өчен генә бәйлим. Мамыкны үзем тетәм, аялыйм, эрлим. Әнә шундый тырыш, булган, һәр эшкә уңган коллектив бу. Яшьләре хәйран булса да, йөрәкләре бүген дә унсигездә аларның.

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X