erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялгызы гына баласын тәрбияләүче ир-атны күршесе үтергән

14 яшьлек яшүсмер тома ятим калган.

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, кичә иртәнге 7 дә Чаллының ЗЯБ бистәсендә 18/08 йорты фатирының берсендә канлы үтереш була.

Өч бүлмәле фатирның һәр бүлмәсендә аерым хуҗалар яшәгән - ике хатын-кыз һәм яшүсмер улы белән бер ир-ат.
Иртән әнисе янына килгәч, 43 яшьлек ир аннан акча таләп итә башлаган. Өлкән яшьтәге хатын акча бирүдән баш тарткан, шуннан соң әни белән ул арасында җәнҗал купкан.

Тавышка түзә алмыйча, хатынның күршесе, 49 яшьлек ир коридорга чыккан. Ләкин акча таләп итүче тынычланырга теләмичә, көтмәгәндә пычак тартып чыгарган да, хатын -кызларны яклаучының күкрәк читлеге өлкәсенә алты тапкыр кадаган. Күп кан югалтудан бичара ир фаҗига урынында һәлак булган.
Җинаятьче качарга маташкан. Әмма кайнар эздән Росгвардиянең ведомстводан тыш сак хезмәткәрләре аны кулга алганнар.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Тоткарланган ир үз гаебен таныган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәлак булган Чаллы кешесенең сак предприятиесендә эшләгәнлеге ачыкланган. Ул 14 яшьлек улын берүзе тәрбияләп, карап торган. Иң аянычы шул, аның хатыны каты авырудан соң берничә ел элек вафат булган икән. Хәзер тома ятим калган малайның киләчәген балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре билгелиячәк.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yalgyzy-gyna-balasyn-trbiyalche-ir-atny-krshese-tergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X