Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ялкынланып яна йөрәк

    Фердинат абыйны беренче тапкыр сәхнәдә күрдем. Юк, ул артист түгел. Гомер буе тракторчы булып эшләгән, авылының тарихы белән тирәнтен кызыксынуы нәтиҗәсендә “тере энциклопедия” дигән исем алган гап-гади 71 яшьлек авыл кешесе. Ә сәхнәгә ул “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” бәйгесендә катнашу өчен чыкты.

     

     

    Беренче очрашудан соң тагын бер кат күрешү теләге белән Кызылъярга юл алдык. Тик Фердинат абый өйдә булып чыкмады. “Гомер буе колхозда эшләгән кеше. Аның өйдә тик утырырга йөрәге түзми инде. Көн саен бер гараж тирәләрен әйләнеп кайта ул”, – диде башлангыч мәктәп укытучысы Әлфия Бакиева һәм машинасына утырып героебызны алырга да китте.

    Ул арада хатыны Рәсимә ханым белән бик тиз уртак тел табып, гәпләшә башлаган идек инде. Ни турында дип уйлыйсыз? Әлбәттә, балалар хакында. Кызлары Гөлсия авыл хуҗалыгы, Илсөя Юстиция министрлыгында дәрәҗәле урыннарда эшли, Люцияләре Казан мәктәпләренең берсендә завуч икән. Сөендереп оныклары үсеп килә. Алар кайтканда төп нигез шау итеп тора.

    Ул ара да булмады, Фердинат абый кайтып керде. Ул әңгәмәгә кушылып китте. “Әти дә, әни дә сугышта катнашканнар, икесе дә исән-сау әйләнеп кайтканнар. Гаилә корып җибәргәннәр. Алты бала булдык. Барыбыз да исән, Аллага шөкер. Әти хисапчы булып эшләде. Шулкадәр башлы кеше иде ул. Вафатына күптән инде. Әнине декабрьдә генә җирләдек. 98 яшь иде. Соңгы көненә кадәр күзлексез гәҗит укыды”, – дип башлады ул сүзен.

    Фердинат абый үзе Яңа Кенәрдә 8 сыйныфны тәмамлый да, укыйсы килмичә, Үрнәккә механизаторлык һөнәре үзләштерергә китә. Аннан гомер буе тракторда. Эш югында, кулына балтасын ала. “Авылда ничә капка, ничә йорт, ничә бура бар, барысына да аның кулы тигән, – дип ирен мактап китте Рәсимә ханым. – Үзебезнең өйне дә ул салып чыкты”.

    – 43 ел колхозда эшләдем. Шуның өч елында бригадир һәм ферма мөдире булып алдым. Әмма миңа андый кеше көйли торган эшләр ошамады, – дип сөйләп китте Фердинат абый. – Буш вакытларымда чаңгылар, шахмат фигуралары, урындыклар, өстәлләр, балаларга бишек, атынгычлар, зур сандыклар, шкатулкалар, бәби караватлары ясадым. Саный китсәң, бик күп. Мәчеткә 15 урындык ясап бүләк иттем. Мәчетне дә без Алмаз Бәйрәмов, Рәфкать Шәрипов, Фәрит Әхмәтсалихов белән бергә торгыздык, авыл уртасында сугышта һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ясап куйдык, түбәләп алып, чишмәне ясадык. Акчалата барысына да авыл халкы бик булышты. Кулымнан килгән эш икән, каршы килгән юк, Аллага шөкер. Казанга барып та эшләдем. Балаларны укытканда бик зур терәк булды. Хәзер менә үзләре безгә булышалар.

    Тик утыра торган кеше түгел икән ул. Үзенә нинди булса да шөгыль табып кына тора. Җиде буын туганын табып, шәҗәрә ясаган. “Башта Люция кызыбызга бәйгедә катнашу өчен кирәк булса, аннан үзе кызып китте, авылның тарихын ук яза башлады, 1960-1970 еллардагы авылның картасын ясап куйды. Ул авылдагы кайсы йортта ничә кеше яшәгән, кемнәр булган, кайчан үлгән, кайда күмелгән, барысын да белә, – дип куйды Рәсимә ханым.

    – Заманында авылда 269 хуҗалык, өч мәчете булган. 1700нче елларда төзелгән. Күрше Түбән Орыга (ул чакта анда байлар яшәгән) эшкә йөргәнгә Коллар авылы дип аталган. Коллар заманы беткәч, Кызылъяр дип исем кушканнар. Безнең янда биек кызыл яр бар, шуннан чыгып исем куйганнар.  Кызыл ярның төбендәге чишмәләрне балалар әле дә чистартып йөри.  Революциядән соң күп кеше киткән. 1960-1970 елларда да авылда  әле 95 хуҗалык булган, барысында да кеше яшәгән, – диде Фердинат абый.

    Фердинат абый белән көне буе сөйләшеп утырсаң да, туя торган түгел. Шундый җайлы, рәхәт кеше. Тормышны ярата. Һәр туган көннең кадерен белә. Авыл клубында үткән мәдәни чаралардан да читтә калмый. “Ир солтаны” бәйгесендә “Шәфкатьле йөрәк” номинациясендә җиңгән. Соңгы бәйгедә дә сынатмады. Чыннан да, яшәү яме анда сүнмәгән, ялкынланып яна әле.

    Реклама

    Гөлсинә Зәкиева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: