erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялларда салкынайта

Киләсе ял көнәнрендә Татарстанда кинәт салкынайтачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шимбә, 21 мартта, республикага төньяк-көнбатыш җилләре алып килгән циклон йогынты ясаячак. Шул циклон төбәккә яңгыр да алып килде. Төнлә һава температурасы -1…-6 градус, көндез 0…+5 градус була. Төнлә урыны белән бераз кар ява, көндез кар һәм яңгыр явуы көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал.

Якшәмбе, 22 мартта Татарстанда төньяк-көнбатыш антициклоны йогынтысында була. Республикада Арктикадан килгән һава хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы -5…-10 градус булырга мөмкин. Көндез бераз җылыта, һава температурасы — -4…+1 градус. Урыны белән кар ява. Юлларда бозлавык хасил була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләсе атна башында Татарстанда салкын һава торышы хакимлек итәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар. Урыны белән бераз кар явуы ихтимал, юлларда бозлавык. Төнлә һава температурасы -4 градустан -9 градуска кадәр төшә, ә көндез -1 градустан +4 градуска кадәр күтәрелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X