erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгын... Үз башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр

Исән-имин булыйк!

Әңгәмәдәш – Арча янгын-коткару гарнизоны частеның  өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов.

– Наил Нургалиевич, Сабантуйлары җитте. Бәйрәмнәрне исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үткәрергә язсын.

– Амин. Янгыннар өчен иң куркыныч вакыт – җәйгә кердек. Быел Арча районы буенча 52 хәбәр теркәлгән, шуларның 25е, яртысы, янгын турындагы хәбәрләр. 8е мунча яна, 2се сарайга ут капты, 6сы йорт яна, 2се машина, 1се терлек фермасы, 3се чүп, 3се чирәм яна, дигән хәбәрләр алар.

 – Янгын... Үз башына төшкән кешегә бик авыр хәлләр. Сезнең бүген бигрәк тә кайсы очракларны әйтеп үтәсегез килә?

– Чүп яндыру, учак ягу, үлән, чирәмгә ут кабу очракларына аерым тукталам. Телевизордан еш кына урман, болыннарның яну күренешләрен күрсәтеп торалар. Табигатькә, кешелеккә күпме зыян килә! Безнең районда җәй айларында чүп, чирәм, үлән яндырырга ярамаганлыгы турында аңлату эшләре алып барыла. Бу юнәлештә янгынчылар, полиция, авыл җирлекләре, экология, радио, газета, мәктәп, бакчалар максатчан эш алып бара. Район башлыгы Илшат Нуриев һәр киңәшмәдә янгын чыгуга каршы чараларны арттырырга кирәклеген әйтеп үтә, үзенең күрсәтмәләрен бирә.

– Кушканны үтиләрме соң?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Сансыз кешеләр бар. Алар аңлату эшенә колак салмый, күрсәтмә, боерыкларга исләре китми. Чүп, чирәм, үлән яндыруны дәвам итәләр.

– Статистика ни сөйли?

– Статистика мәгълүматлары буенча, 2021 елда республикада үлән, чирәм яну вакытында Сабада, Чаллыда, Казанда 3 кеше һәлак булды. Узган ел Арчада да бер очрак теркәлде. Хәл җитди. Районның янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Искәндәр Юзаев хәтта үзе авылларга янгын сүндерү машинасында чыгып, тавыш көчәйткечләр аша бар кешегә ишетелерлек итеп аңлатып йөри. Районның янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин шулай ук авыл җирлекләрендә җыеннар оештырып, чирәм, үлән, чүп яндыруның нинди афәтләргә китерүе турында аңлату эшләре алып бара.

– Киңәшләрегез?

– Янгын бер кабынып китсә, аны сүндерүе бик кыен. Аның ни күрсәтәсе  билгесез. Котырган янгынны авызлыклавы кыен. Ахыры бик аяныч бетәргә мөмкин. Күп очракта шулай була да. Быел бигрәк тә һава шартлары тыныч түгел. Майда көннәр эссе һәм җилле булды. Июньдә көннәр эссе тора. Җил дә котыра. Мондый көннәрне аерата сак булырга кирәк. Кечкенә генә очкын да зур афәткә китерергә мөмкин. Сабантуйлары җитте. Күпләр табигатькә чыга. Учак яга, шашлык пешерә. Эшне бетергәч, учакны сүндерергә, үз артыңнан чүп-чарны җыештырып алырга онытмагыз. Җил көчле булганда йорт тирәсендә учак ягарга ярамый, прачкада терлекләргә ризык пешерүне дә кичектереп торырга кирәк. Мичнең төтен чыгучы торбасына очкын сүндерүче җайланма (искрогаситель) куйсаң яхшы. Ут белән эш иткәндә яныннан китмәгез, караучысыз калдырмагыз. Тагын бер кат кабатлыйм, җилле, коры көннәрне учак якмагыз! Сабантуй бәйрәмнәре, җәй айлары тыныч, хәвеф-хәтәрсез үтсен! Барыбыз да исән-сау булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X