Янгынчылар авылларда аңлату эшләре алып бара
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге җитәкчесе Рөстәм Сафин һәм өлкән тикшерүче Наил Бәйрәмов Төбәк Чокырча авылында булдылар.
Район социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре белән йортларга кереп, янгыннан саклану чараларын аңлаттылар, янгынны белгертүче прибор куярга кирәклеген төшендерделәр. Өйдә юкларга ишеккә кәгазь кыстырып киттеләр.
Төбәк Чокырчада күптән түгел бер йорт янды. 32 яшьлек бер ир-ат янып үлде. Сак булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев