erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгынчылар хезмәте батырлыкка тиң

Янгын үзеңдә булмас кебек. Кызганыч, алар булып тора. 8 мартта, бәйрәм көнне, Арчаның Островский урамында янгын чыкты. Ярый әле үзләре исән-сау, йортларына, күрше-тирәгә зыян килмәде. Мунча белән гараж янды. Монысы районда тугызынчысы.

Хәлләрен белергә бардык. Капка төбендә “АСПК”ның “КамАЗ”ы тора. Янгын калдыкларын, туганнар җыелышып, “КамАЗ”га төйиләр. Йорт хуҗасы Васыйл Йосыпов үзе дә шунда. “Мин “АСПК” предприятиесендә кранда эшләдем, хәзер өйдә, – дип сөйләде ул. – Рәхмәт, булышырга машина бирделәр...”

Янгын веранданың да бер читен эләктергән, әмма янгынчылар өйгә үрмәләргә ирек бирмәгәннәр. Өй тулы туганнары иде. Хәл белергә, булышырга килгәннәр. Васыйл Йосыповның сеңелләре Мәүлиха, Мәүлия, Мөнзилә, Васыйлның хатыны Мансураның сеңелләре Сафура, Суфия – бар да шунда. Янгынчыларга рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.

– Без янгын сүндерүче егетләргә сокландык, – дип дулкынланып сөйләде алар. – Шалтыратуга килеп җиттеләр. Лычма су булдылар, курыкмыйча ут эченә керделәр... Батырлык бит бу! Каравыл җитәкчесе Рөстәм Салихов команданы биреп торды. Су белән дә өзеклек булмады кебек. Милиция хезмәткәрләре дә сакта торды. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы да килеп җитте. Күршеләр дә бик булышты. Хәзер менә “АСПК” машиналары ярдәмгә килде. Барысына да бик зур рәхмәт.

Әйе, янгынчыларның хезмәте батырлыкка тиң. Аны күрә белергә кирәк. Гадәттә аларны сүгәләр. “Сусыз килделәр, суга китеп, озак килмичә тордылар”, – дигән сүзләрне дә ишеткән бар. Бу юлы да бар да шома гына бармый. Янгынчылар аны үзләре генә белә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Янгын машиналары өчен иң мөһим нәрсә – якында су булу, – дип сөйли Арча һәм Әтнә районнарының янгын күзәтчелеге бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Сафин. –  Урамнарда 200 метр саен гидрантлар булырга тиеш. Әмма бу таләп әлегә үтәлеп җитми. “Чиста су” программасы буенча авылларга торбалар аша су керә. Ә бу проектта гидрантлар каралган. Безнең кайбер авылларда гидрантлар белән проблема юк.

– Янгын чыккан Островский урамында янәшәдә генә гидрант булмады. Арчаның 5нче гимназиясенә кадәр су алырга йөрелде, – дип сөйләде янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең өлкән тикшерүчесе Наил Бәйрәмов. – Бу урамның икенче башыннан чыгып булмый. Ә янгын янәшәдә генә. Янгын машиналарына борылып чыгып китәргә кыен булды. Күршеләрнең йорты 1,5м ераклыкта гына иде. Әмма команда, бу җитди проблемаларга  карамастан, янгынга җәелергә ирек бирмәде. Хәзер күп фатирлы йортларны, бакча, мәктәпләрне төзегәндә янәшәгә гидрантларны да эшлиләр. Гидрантлар булу белән генә түгел – алар төзек тә булырга тиеш.

Монысы сөйләшү өчен икенче тема. Янгын сүдерүче команданың каравыл җитәкчесе Рөстәм Салихов егетләргә рәхмәт әйтә.

 Румия Надршина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X