erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгында 2 кеше һәлак булды

2020 елның 12 сентябрендә төнлә 3 сәгать 35 минутта Әтнә районының Олы Өшкәтә авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыкты.

Янгын сүндерүчеләр килгән вакытта сарай тулысынча ачык ялкын белән яна иде, ут өлешчә шәхси йортка күчте. Кызганыч, корбаннарсыз булмады. Янгын нәтиҗәсендә 1957 елгы Фәтхуллин Рәис Мәгъсүм улы һәм 1956 елгы Фәтхуллин Әнәс Мәгъсүм улы фаҗигале төстә һәлак булалар. Янгынның сәбәбе ачык-лана.

 

Фәтхуллиннарның йорты автоном янгын белдергечләре белән җиһазландырылмаган. 2020 елның июнендә янгын часте хезмәткәре һәм авыл җирлеге башлыгы Фәтхуллиннар йортында булды. Аларга янгынны белдерүче приборны урнаштырырга тәкъдим ителгән, әмма Фәтхуллиннар баш тарткан. Алар белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструктаж үткәрелгән.

Төнлә чыккан янгыннар ешайганнан-ешая бара. Янгынның сәбәпләре төрле. Алкогольне артык кулланырга ярамый, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тарт-

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

магыз, йортыгызда һәм каралтыда электр җиһазларын тикшерегез. Электр приборларын төнгә эшләтеп калдырмагыз. Тузган электр чыбыкларын вакытында яңасына алыштырыгыз. Бу эшне белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз. Берничә көнкүреш приборын бер розетка белән тоташтырып, электр челтәренә артык көчәнеш ясамагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен юлларының төзеклеген карагыз. Янгын вакытында хуҗалар каушап кала, нинди дә булса әйберләр, документлар артыннан  кире янган йортка керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар.  Ялкын температурасы бик югары, ә тагын да куркынычрагы – төтен, кайчагында кешегә бер-ике сулыш алу да җитә һәм ул аңын югалта.

Янгынны вакытында ачык-лау өчен өйләргә янгынны белдерү приборлары урнаштырыгыз. Янгын чыккан очракта алар төтен исен сизеп алып чыелдый башлый һәм йоклаган кешене уята. Шулай ук йортта күләме кимендә 4 л булган порошоксыман янгын сүндергеч булдырырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә аямый. Янгын вакытында 01,101, 112 номерларына шалтыратырга кирәк.

Раил Гыйльмуллин, янгын күзәтчелеге җитәкчесе урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X