erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгында 5 яшьлек бала вафат булган

Кичә Әлмәт районының Кичүчат авылында чыккан янгында 5 яшьлек сабый бала вафат булган.

Янгында күп балалы Наширвановларның йорты янып беткән. Кичүчат авылы башлыгы Равил Шәйхетдинов “ШК”га сөйләгәнчә, ут иртәнге сәгать тугыз тулганда чыга. Бу вакытта хуҗабикә Рәзинә эштән кайтып ашарга пешерергә куя. Рәзинә сыер савучы булып эшли, ә ире Роберт совхозда машина йөртә.

Гаилә башлыгы эштә була. Бәхетсезлек буласы көнне аларның бер балалалары авырып китә. 2005 елгы олы балалары мәктәптә, ә калганнары өйдә була. Аларның берсенә 11 яшь, икенчесенә 8 яшь, өченчесенә 5 яшь.

– Янгында төпчек балалары Данияр вафат булды, аны янгын вакытында шкафка яшеренеп калган, шуңа коткара алмаганнар, диләр. Иртәгә Миңлебай авылында җирләячәкбез. Баланың әти-әнисе тумышлары белән шул авылдан, – диде авыл башлыгы.
Янгын вакытында ниләр булганын ул әйтергә кыенсынды. Тикшерү бара, ут шырпыдан чыккан дигән версия бар, дип кенә әйтү белән чикләнде ул.

Әлмәт районы сайтында, башлангыч мәгълүматлар буенча, аш үлмәсендә маташкан әниләре балаларның янгын турында кычкыруларын ишетә һәм ике баланы өйдән алып чыга. Төпчек улын исә таба алмый. Кабат кереп карый, әмма анда төтен таралып өлгереп, керә алмаслык була. Әтиләре дә кайтып җитә, ул да тәрәзәдән кермәкче була, тик өйгә эләгә алмый.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наширвановлар гаиләсенә вакытлыча яшәп торырга торак бирелгән.

Фото: almetievsk-ru.ru

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/lmt-rayonynda-chykkan-yangynda-5-yashlek-sabyy-bala-vafat-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X