erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгынга каршы махсус режим кертелә

Янгынга каршы махсус режим

Янгынга каршы махсус режим

2020 елның 20 декабреннән 2021 елның 10 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим кертелә. Янгынга каршы махсус  режим яңа ел бәйрәмнәре вакытында хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен эшләнә. Бу чорда пиротехника сату һәм куллану аерым контрольдә булачак.

Пиротехника әйберләрен куллануга түбәндәге чикләүләр кертелә (хлопушкалар, бенгальский утлардан тыш). Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплекслары объектларыннан 500 метр читтә кулланырга ярый. Аларны торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, халык күпләп йөргән урыннар, автомобиль юлларыннан 50 метр читтә кулланып була.

Ябык биналарда ялкынланучы пиротехник әйберләрне куллану катгый тыела. Бәйрәмнәр уздырыласы урыннарны беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин итәргә. Бары тик сертификатлы гирляндалар гына кулланырга.

Арча һәм Әтнә районнары буенча күзәтчелек бүлеге тарафыннан район кибетләрен һәм сәүдә нокталарын тикшерү буенча рейдлар үткәрелә. Бу тиешле кагыйдәләрне бозып, пиротехника әйберләрен сату һәм саклауга юл куймау максатыннан эшләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа елны исән-имин каршыларга язсын!

Рөстәм Сафин,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X