erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ярату кирәк кешегә”

Җиңелүчеләр юк.

Арча мәдәният йортында “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” район бәйгесенең финалы узды.

Зона турлары онлайн форматта үтте. Аның кыенлыгын катнашучылар да, жюри әгъзалары да тойды. Бәя бирү бик кыен булды. Ә менә гала-концертта әлеге гаиләләрнең үзләрен күрү, чыгышларын алкышлап карау үзе үк рәхәт. Шунысы да сөендерде, башка бәйгеләрдән аермалы буларак, биредә җиңелүчеләр юк иде.

Бәйгедә катнашучылар күргәзмә дә оештырганнар. Алар анда кул эшләнмәләре белән беррәттән буыннан-буынга күчеп, кадерләп сакланган гаилә ядкәрләрен куйганнар. Күргәзмә белән танышканнан соң тамашачылар залга үтте. Биредә аларны тагын бер сюрприз көтә иде. Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов чыгышы үзенчә бер бүләк буларак яңгырады.

 Һәр гаилә белән башта экран аша таныштырдылар. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар – диетолог-консультант, данлыклы механизатор, укытучы, пешекче, ветеринар, табиб, хисапчы, слесарь, мәдәният хезмәткәре... Әмма барысын да бер нәрсә берләштерә – алар һәр яктан килгән үрнәк гаиләләр. Җырга-биюгә оста булсалар да, кайберләре беренче тапкыр бәйгедә катнаша. Шуны күздә тотып аларны район сәхнәсенә чакырырга булдылар. Нинди матур чыгышлар! Гөрләттеләр ул көнне Арча мәдәният йортын конкурсантларыбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мондый бәйгене республика күләмендә үткәрергә кирәк. Нәкъ шул исем астында. Лаеклы фестиваль, – диде Татарстан Республикасының мәдәни ресурслар үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина. – Һәм мондагы барлык гаиләләр республика сәхнәсенә чыгарлык. Күп балалы гаиләләр аерым соклану уята. Бер хис ята һәр нәрсәнең төбендә – ярату кирәк кешегә. Сезнең җиңүегез нигезендә дә ярату ята.

Ул гыйбрәтле язмыш кичергән Орнашбаш авылында яшәүче Айгөл һәм Раил Исмәгыйловларга, Ашабаштан Флера һәм Фәнис Зәйнуллиннарга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында оештырылган Бөтенроссия “Татар гаиләсе” иҗтимагый фонды тарафыннан әзерләнгән махсус бүләкләр тапшырды. Ә Кушлавыч авылыннан 32 ел гомер иткән Равилә һәм Рүзәл Әюповлар Татарстан мәдәният министрлыгының Мәдәни ресурслар үзәгенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 Бәйгедә катнашкан 53 гаиләне дә сәхнәгә чыгардылар ул көнне. Аларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Әмма бәйге булгач, яхшылар арасыннан да иң яхшыларын сайлап алырга туры килә. Дүрт номинация буенча ундүрт гаиләгә җиңүче дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. “Шәҗәрә – нәсел тамырыбыз” номинациясендә  Айваннан Светлана һәм Фаил Хаҗиевлар, Хәсәншәехтан Гөлзилә һәм Әнис Фәхретдиновлар, Пөшәңгәрдән Рания һәм Надир Галәветдиновлар, “Оста кулда һөнәр бар” номинациясендә Ташкичтән Ләйсән һәм Илнур Габдрәшитовлар, Өчиледән Гөлназ һәм Фәрит Мөхәммәтшиннар, Шекәдән Рәмзия һәм Илфат Ризвановлар, Наласадан Алия һәм Радил Шаһиевлар, “Гаиләмнең кадерле ядкәрләре” номинациясендә Кыснадан Гөлүсә һәм Ирек Насретдиновлар, Курса Почмактан Гөлия һәм Айдар Сәмигуллиннар,  Шурабаштан Олеся һәм Валерий Антиповлар, “Иҗади гаилә” номинациясендә  Кышкардан Аида һәм Радик Хәйретдиновлар, Арчадан Миләүшә һәм Фоат  Фәрхуллиннар, Лесхоздан Виктория һәм Раил Шәвәлиевлар, Югары Пошалымнан Ландыш һәм Илшат Саттаровларны чын күңелдән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X