erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярдәмгә мохтаҗларны караганга -- компенсация

Ярдәмгә мохтаҗларны караган өчен акча алу тәртибе турында таныша аласыз.

 

Әңгәмәдәшебез – пенсия фондының Арча бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллина.

--Гөлназ Гыйлембаевна, өлкән кешеләрне караган өчен түләүләр барын беләбез. Бу түләүләр буенча газета укучыларыбызда сораулар бар. Иң беренче аңлашыйк әле: карауга мохтаҗ кешеләр категориясенә кемнәр керә?

--Карауга, тәрбиягә мохтаҗлар категориясенә 1 төркемдәге инвалидлар, моңа бала чактан 1нче төркемдәге инвалидлар керми, 80 яшьтән узганнар һәм медицина нәтиҗәсе буенча ярдәмгә мохтаҗ 80 яшенә җитмәгән  пенсионерлар керә.

--Караучы белән тәрбиягә мохтаҗларның бергә яшәүләре яки бер гаиләнеке булулары мәҗбүриме?

--Мәҗбүри түгел. Караучы бөтенләй чит кеше булырга мөмкин. Иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә тиешле карау булырга тиеш.

--Караучы булып теркәлү өчен төп шарт нинди?

--Караучы хезмәткә яраклы һәм беркайда да эшләмәүче булырга тиеш. Яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәгендә исәптә тормау һәм пособие алмауны раслаучы белешмә кирәк булачак. Балалар 14 яшьтән караучы булып теркәлә ала.

--Пенсионер караучы булып теркәлә аламы?

--Юк.

--Компенсациянең күләме күпме?

--1200 сум. Ул ай саен ярдәмгә мохтаҗ кешенең пенсиясе белән бергә килә.

--Караучы булып теркәлү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

--Гариза белән пенсия фондына яки электрон челтәрләр аша шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә була.

--Нинди документлар кирәк булачак?

--Караучыдан шәхесне раслаучы документ, булса, хезмәт кенәгәсе,  эшсезлек буенча пособие алмавына белешмә, яшәү урыны һәм кайчаннан карый башлаячагы язылган гариза сорала. Карауга мохтаҗ кешенең хезмәт кенәгәсе кирәк (булса). Тәрбиягә мохтаҗ кешедән караучыга ризалыкка гаризасы кирәк булачак. 80 яшенә җитмәгән пенсионер карауга мохтаҗ икән, ул вакытта аңа медицина нәтиҗәсе кирәк булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

--Ә 14 яше тулган балаларга нинди документлар кирәк?

--Әти—әнидән, опека һәм попечительлек органынннан укудан тыш буш вакытында тәрбиягә мохтаҗ кешегә ярдәм итүгә ризалык кәгазе кирәк. Уку йортыннан бала көндез укый дигән белешмә сорала.

--Кирәкле документлар пенсия фонды базасында булырга да мөмкин бит.

--Тиешле документлар пенсия фондында булса, кабаттан ул документларны алып килергә кирәкми.

--Бар да тәртиптә булган очракта, компенсация кайчан килә башлый?

--Эшли башлаган айдан килә башлый.

--Үзмәшгульче булып теркәлгәннәр бу хокуктан файдалана аламы?

--Үзмәшгульче булып теркәлгәннәр дә рәсми рәвештә тәрбиягә мохтаҗларга ярдәм итә ала.

--Рәсми рәвештә теркәлеп, мохтаҗларга ярдәм итү еллары стажга керәме?

--Стажга керә.

- Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Румия Надршина.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X