erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярминкәдә бәяләр ничек иде?

Арчада.

Арчада кичә ярминкә булды. Бүген бәяләр белән кызыксынып шалтыраталар.  Ярминкәдә бәяләр ничек булды, каз-үрдәк бар идеме, миләш-балан алып килгән иделәрме, карп балыгы саттылармы, ашлык, бәрәңге алырлык бәядә идеме? Сораулар әнә шундыйрак иде. Күргәннәремне язам.

Бәрәңгенең килосын берәүләр 37 сумга сатып торалар иде. Колхоз бәрәңгесе түгел, үзебезнеке, шәхси хуҗалыкныкы, диделәр. 30 сумнан да бар иде бәрәңге. Анысы үзебезчә әйтсәк, колхозныкы. Ашлыктан бодай сатып торалар иде, килосы 17 сумнан.

Каз, үрдәк, бройлерлар сатуда бар иде. Берәү әлләни зур булмаган  бройлер алды. Бәясе  600 сумнан артып китте. Үрдәкнең бер килосы 400 сум, казның килосы 500 сум, диделәр. Бер кечкенә генә үрдәк түшкзсен үлчәп караган иде, бер мең сумга якын булды. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Миләш-балан сатуда күренмәде. Карп балыгы сатуда бар иде. 180-200 сумнан. Бүген дә саттылар аны.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X