erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярый әле элеватор бар!

Районыбыз кырларындагы мул иген уңышын югалтуларсыз амбарларга урнаштыруда Арча элеваторы коллективының да өлеше зур. – 72 мең тонна ашлык кабул иттек инде, – ди директор урынбасары Рәдис Мавлин. – Соңгы елларда моның кадәр икмәк килгәне юк иде.

Кайбер көннәрдә 4 мең тоннадан артык ашлык килгән. Әле дә көн саен бер мең тоннага якын килеп тора. “Быел ашлыкның сыйфаты да башка еллардагыдан яхшырак, – ди лаборатория мөдире Миләүшә Шәяхмәтова. – Чиста, коры ашлык килде”.

“Северный”, “Заря”, “Ватан”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләре – иң күп ашлык тапшыручылар. “Ярый әле элеватор бар”, – ди җитәкчеләр.

Соңгы вакытта рапс орлыгы да китерә башлаганнар. Быел ашлыкның да бәясе бар, рапсныкы бигрәк тә – килограммы 25–27 сум диләр!

Тора-бара бәрәңгенең дә кадере артыр дип өметләнәсе килә. Ышанычлы урнаштыру урыны булса бакчаларны буш яткырмаслар иде.

– Башка аның кадәр бәрәңге утыртмыйм инде, – ди бер танышым шаярып. Моның кадәр бәрәңгене кая куясың? Быел ашатырга үгез дә юк. Бер өлешен җыйсалар мәчеткә бирермен инде, күп бит әле ул, күп!

– Булган әйбергә урын табыла, – дим.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Эх, крахмал заводы вак бәрәңгене дә ала иде бит, – ди өлкән яшьтәге икенче танышым. – Бигрәк кадерсезгә калды икенче икмәгебез.

Әйе, заманында бәрәңгене хәзерләүләр конторасы, кибетләр дә җыя иде. Алдан сеткалар өләшерләр иде, авылда бәрәңге алган көн үзе бер бәйрәм кебек, акчасы да ярап торырлык иде.

Хәзер авылларда да бәрәңге бакчаларында бәрәңге табуы кыен. Кемдер үлән үстерә, кемнәрнекендер кыргый үлән баскан. Ә Мөндеш авылындагы бер бакчада һәр елны кабак үстерәләр, дәү-дәү кабаклары тәгәрәп ята.

– Мәдинә апа Хәйруллинаныкы ул, – диде Иске Кырлай авыл җирлегенең элекке башлыгы Фәргать Сираҗетдинов. –Без үзебез дә кабакны күп үстерәбез, быел 3 тонна уңыш алдык. Шөкер, малларыбыз күп. Бәрәңгенең кадере кимеде шул. Безнең әниләр иртән сәгать дүрттә сөт машинасына утырып Казанга бәрәңге сатарга китәрләр иде. Аннан аллы-артлы күтәренеп ипи, батон, башка тәм-томнар алып кайтырлар иде. Бәрәңгене хәзер кирәк кадәр генә утыртабыз.

Мәдинә апа Хәйруллинаны үзе белән дә сөйләштем. “Бәрәңге утыртмый башлагач бакчаны чүп басып ятмасын дип кабак утырта башладым, – ди ул. – Яңгырлы елларда әйбәт үсә, аның кадәр җиргә су сибеп йөреп булмый бит инде. Кабак кызыл балчыклы җирдә бигрәк тә яхшы үсә. Кабакны дәва өчен кулланам, кирәк кешегә болай гына өләшәм, акчага сатканым юк минем”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре

2
X