erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ярый әле Ясминә апа белән исән чагында сөйләшеп калганбыз

Ул мәрхүм инде. Урыны оҗмахта булсын.

   ТАССРның 100 еллыгы, Җиңүнең 75 еллыгы, Арча районының 90 еллыгы уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсе ветеран колхозчылар, тыл ветераннары белән очрашулар үткәрде. Ветераннарыбызның күбесе инде 80 яшьне тутырган һәм араларында 90ны узганнары да бар. Аларга күз тимәсен, сөбханалла, машалла, дибез. Алар заманында иң авыр эшләрдә җиң сызганып эшләгән, йорт тутырып бала-чага үстергән ветераннар. Барлык эш диярлек кул хезмәте белән башкарылган. Йөкне күп вакытта ат белән ташыганнар. Техника бик аз булган. Хәзерге кебек кибетләрдә бар нәрсә дә тулып ятмаган. Эшкә киткәнче иртәнге өчтә торып, ипи пешереп, мунча ягып, томалап киткәннәр.

Шундый тыл ветеранының берсе – Гөлбостан Вәлиуллина. Ул 1931 елның 5 февралендә Иске Кишет авылында дөньяга килә. Гаиләдә алар күп булган, күбесе кечкенә вакытта төрле авырулардан үлгән. Олы апасының исән булуын әйтеп куанды. 1941 елның 22 июнендә  Бөек Ватан сугышы башланган көнне әтисе үлеп китә. Гөлбостан 14 яшеннән колхозда эшли башлый. Башта сарыклар карый, аннан бригадта төрле эшләр башкара. 1956  елда Әхәткә кияүгә чыга. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бу колхозның “Спартак”, ”Жданов” исемен йөрткән чаклары була. Ул заманда бөтен кеше бер төрлерәк яшәде. “Күрше Суфия апай белән белән бик тату яшәдек, дип сөйли. – Кайнанасы Фәриха апай (Гани Сафиуллинның бертуган абыйсы Габдрахманның хатыны) чәй куеп торыр иде. Суфия апай, Хәтимә белән бергәләшеп бик күңелле итеп яшәдек, эшләдек. Ирем Әхәт колхозда ат җикте. Безнең заманнар килә күрмәсен берүк. Еллар тыныч булсын да, шушы рәхәт тормыш дәвам итсен иде. Өй җылы, мичкә ягасы юк. Колхозда пенсиягә чыккач та бәрәңге чүпләп йөрдем әле мин”. Гөлбостан апай бер дә тик тора белми. Чиста-пөхтә. Өйгә керсәң, кая басыйм икән дип торасың, бар җирдә тәртип. Вакытлы матбугат белән дә танышып бара, телевизордан киносын да калдырмый, догаларын да укый. 2015 елда музей ачылу тантанасында “Шәһри Казан” газетасында басылып чыккан фотосын  кадерләп саклый. Менә шундый инде ул безнең Гөлбостан апаебыз! Хөрмәтле ветераннарыбыз, исән-сау булыгыз!

Ветеран колхозчы Әхмәтгалиева Ясминә Нургали кызы 1935 елның 9 июлендә Яңа Мәңгәр авылында туган. Әнисе Саҗидә. Ясминәгә 6 яшь булганда сугыш башлана. Әтиләре Нургали сугышта үлә. “Яңа Мәңгәр башлангыч мәктәбендә безне Гайнетдинова Хәтимә апа укытты, – дип сөйли Ясминә апа. – Ул безне колхоз эшенә дә алып чыкты. Колхоз рәисе Шакир абый иде. Җыелышларда эшкә чыккан балаларның күңелен күрә белде. Кечкенә генә бүләкләр: каләм сабы, кара савытлары, каләмнәр бирә иде”.  Күз яшьләрен сөртеп куйды Ясминә апа.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Безнең Казанда үзебез салган йорт бар иде, – дип сүзен дәвам итте Ясминә апа. – Сугыш башлангач, ул йортыбызны авылдагы бер йорт белән алыштырдык. Утын булмагач, ул йортны сүтеп ягарга туры килде. Мин күбрәк әби белән бабай тәрбиясендә үстем. Алар миңа бик яхшы тәрбия бирделәр. Аллага шөкер, бәхетем булды. 21 яшемдә Иске Кишет егете Галигә кияүгә чыктым. 62 ел бергә тату гомер иттек. Бик акыллы кеше булды. Әнеки Марзия бик әйбәт тәрбия биргән аларга. Галинең вафатына 2 ел. Яңа Мәңгәрдә фермада бозаулар карадым. Иске Кишеткә төшкәч тә шул эшне дәвам иттем, сыер да саудым. Күтәреп ташып ашаттык ферма сыерларына да. Сабантуена да бара алмаган вакытлар булды. Бер елны сабантуе көнне сыерларга салам селкеп ашаттык. Әтнә районы иде ул вакытта. Колхоз рәисе Әтнәнеке Гәрәев Абдулла исемле кеше иде. Безнең заманны сөйләп бетерә торган түгел. Бүгенге тормышның рәхәтлегенә адәм чыдый торган түгел инде. Бүгенге көнем, Аллага шөкер, рәхәттә. Улым, киленем оныкларым, оныкчыкларым, барлык балаларым бик яраталар, тәрбияләп торалар”.  Ярый әле Ясминә апа исән вакытта сөйләтеп калганбыз. Ул мәрхүм инде. Урыны оҗмахта булсын.

Гөлфия Габитова,

Иске Кишет китапханәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X