Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яшь гаилә автоһәлакәткә очраган. Гаилә башлыгы һәлак булган

    Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны - дәваханадә.

    Башкортстанның Туймазы районында 9 августта көндез чираттагы үлемечле  һәлакәт булган. Авариядә 22 яшьлек ир һәлак булган, хатыны - дәваханадә. Якынча 16:30 сәгатьтә Бәләбәй - Николаевка - Туймазы - Бакалы автоюлында 22 яшьлек Туймазы кешесе идарә иткән "Kia Rio" һәм 52 яшьлек урындагы кеше идарәсендә булган "Scania" фурасы бәрелешкәннәр. Бәрелү шундый көчле булган ки, җиңел машина бөтенләй җимерелгән, ә аннары кюветка килеп төшкән. Юл буйлап кузовның кисәкләре генә чәчелеп калган.
    Кызганычка каршы, 22 яшьлек егет һәлакәт урынында үлгән, аның хатыны дәваханәгә озатылган. Кайбер мәгълүматлар буенча, хатын-кыз йөкле. Авария хәл-шартлары ачыклана.

    Реклама

    https://kiziltan.rbsmi.ru/ Фото: https://pixabay.com/ru/
     http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yash-gail-bashlygy-avtolaktk-ochragan-gail-bashlygy-lak-bula

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: