erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь райондашларыбыз Worldskills Russia бәйгесендә җиңү яулады

Узган атнада Россия һөнәри осталык чемпионатының (WorldSkills Russia) төбәк этабы җиңүчеләре билгеле булды.

Быел Татарстанда һөнәри осталык бәйгесе 15 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр барды. Ә 5 декабрьдә бәйгенең җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составында ярымфиналда һәм финалда республика данын яклаячак.

Районда һөнәри чемпионатка педагогика көллиятендә һәм агросәнәгать көллиятендә әзерлиләр. Ике уку йорты да чемпионнар әзерләве белән дан тота. Райондашларыбыз ел да республикада гына түгел, ә бөтенроссия финалында уңышлы чыгыш ясый. Алар быел да лаеклы рәвештә җиңүчеләр исемлеген тулыландырды.

Бүген бездә кунакта Арча агросәнәгать көллиятендә әзерләнеп, чемпионатта җиңү яулаган һәм призлы урыннар алган укучылар һәм студентлар.

Чемпион исеме җиңел бирелми

Лесхоз мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Азат Фәсхетдинов бәйгедә “Җиңел машиналарны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү” юнәлеше буенча яшүсмерләр арасында һөнәри осталыгын күрсәтеп, чемпион исеменә лаек булды. Җиңел машиналар белән Азат кечкенәдән кызыксына башлый. “Машиналар белән кызыксынып китүемә әти сәбәпче булды, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Азат. – Ул мине кечкенәдән үзе белән машина ремонтларга йөртә башлады. Шуңа һөнәри чемпионатта көчемне сынап карау мөмкинлеге барлыгын белгәч, мин бик теләп катнашырга булдым. Минем бу бәйгегә беренче баруым. Әлбәттә, көндәшләр дә көчле иде, авыр булды, тик  мин җиңү өчен бар көчемне куйдым”. Азатның тырышлыгы бушка китми, һөнәри чемпионатта ул үз юнәлеше буенча Татарстан чемпионы исеменә лаек була. Әлбәттә, әлеге җиңү – ул Азатны бәйгегә әзерләгән Арча агросәнәгать көллияте укытучысы Илнар Гыйниятовның да хезмәт нәтиҗәсе. Алда әле аларны янә тыгыз хезмәттәшлек, шөгыльләнүләр көтә. Чөнки Азат Татарстан җыелма командасы составында Бөтенроссия этабында чыгыш ясаячак. Ул анда да сынатмас, көндәшләрен узып, Россия чемпионы исемен дә алыр, дип ышанабыз. Уңышлар сиңа, Азат!

Уңышның нигезе – тырышлык

Гөлшат Гыйльманова агросәнәгать көллиятендә 4 курста укый. Бәйгедә ул осетин пироглары пешерү буенча остылыгын күрсәтеп, 2 урынга лаек була. Узган ел Гөлшат Мамадышта узган һөнәри олимпиадада катнаша. Ә быел алар агросәнәгать көллияте укытучысы Лилия Гарифуллина белән һөнәри осталык чемпионатында катнашып карарга булалар. Уңышның нигезендә Гөлшат үз тырышлыгыңнан тыш укытучының ярдәме дә зур роль уйный, дип саный. Башта ул төрле көллиятләрдән җыелган 12 студент арасында узган челтәр этабында җиңү яулый. Аннан соң бар тырышлыгын төбәк этабында катнашуга юнәлдерә. Без Гөлшаттан осетин пироглары турында сөйләвен сорадык. “Осетин пироглары – осетиннарның бәйрәм ризыгы, – дип сөйләде ул. – Күбесенчә түгәрәк формада, өч катлы булалар. Өске каттагысы Аллаһны аңлата, уртадагысы – Кояшны, аскы каттагысы – Җирне. Шулай ук осетиннарда өчпочмак формасындагы пироглар бар, алар уңдырышлылыкны аңлата, ә түгәрәк пироглар чиксезлек, дигән сүз. Күбесенчә аларга осетин сыры кушыла. Шулай ук баллы пироглары була. Алар түгәрәк формада һәм аларга үзенчәлекле бизәкләр төшерелә. Бәйрәм ризыгы булып саналалар”.

Шәһәр шартларында да фермерлык белән шөгыльләнеп буламы?

Агросәнәгать көллиятенең 4 курс студенты Рәдис Газизов шәһәр шартларында фермерлык белән шөгыльләнү буенча 2 урынга чыга. “Мин әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнашам, – ди Рәдис, чемпионаттан алган хис-кичерешләре белән уртаклашуын сорагач. – Дөресен әйткәндә, урын алырмын дип уйламаган идем. Рәхмәтемне мине ярышларга әзерләгән агрономия укытучысы Нияз Шәйдуллинга белдерәм. Үз тырышлыгым һәм аның тырышлыгы нәтиҗәсендә мин 2 урын яуладым. Чемпионатта катнашу миңа бик ошады. Тырышсаң, бар эшне дә башкарып чыгарга була. Бары тик курыкмаска гына кирәк. Бәлки әле киләчәгемне дә шушы юнәлеш белән бәйләрмен”. Шәһәр шартларында фермерлык нәрсәне күздә тота соң? “Бу төрле бүлмәләрдә, билгеле бер һава шартларын булдырып, стеллажларда яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерү, аны карау, ашламалар белән тәэмин итү, дигән сүз, – дип аңлатта Рәдис. – Ул шулай ук үз эченә  программалаштыру, икътисад, электрлаштыру өлкәләре буенча белемнәрне дә ала”.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Әнием киңәшләре ярдәм итте”

Нәргизә Зиннәтова ипи пешерү буенча үзен сынап караган. Ипи пешерү өлкәннәрдән дә зур тәҗрибә, осталык сорый торган авыр хезмәт. Ә Нәргизә әле Лесхоз мәктәбендә 8 сыйныфта гына укый. Ипи пешерү нечкәлекләренә аны агросәнәгать көллияте укытучысы Альбина Әскәрова өйрәтә. Альбина Данил кызының укучылары һөнәри чемпионатта беренче тапкыр гына катнашмый. Узган ел аның укучысы бронза медальгә дә ия була. “Балалар гына үзгәреп тора, – ди тәҗрибәле укытучы. – Чөнки яшь чикләүләре бар.  Алар барысы да үзебезнең тирәдә, күз алдында үскән балаларр. Өйдә дә үзләрен яхшы яктан гына күрсәтәләр, җаваплы, эшчән кызлар булгач, аларны алып барасы килде”. Рецептларны да алар үзләре эзләп табалар, төрлечә пешереп карыйлар. Нәргизә әлеге ярышларга әзерләнгәндә ипине беренче тапкыр пешерә. “Башта авыр булды, аннары ияләндем, – ди ул. – 3 урын алуымны белгәч, бик шатландым, чөнки урын алырмын, дип ышанмаган да идем. Катнашучылар көчле, зур әзерлекле иде. Әлеге уңышым белән мин әниемә, остазым Альбина Данил кызына, мәктәп коллективына рәхмәтле. Әниемнең киңәшләре, остазымның ышанычы, укытучыларымның ярдәме миңа зур этәргеч булды”.

Бакча матурлаучы егетләр

2 курс студентлары Инсаф Шәйхетдинов һәм Айрат Мөкминов “Ландшафт дизайны” буенча 3 урын ала. Без коймалар, бассейннар ясап, чәчәкләр, агачлар утыртып, махсус участокны матурларга тиеш идек, – ди Инсаф белән Айрат. – Чемпионатка 2 айдан артык әзерләндек. Безне әзерләгән остазыбыз, мастер Фәим Фәйзрахмановка рәхмәт. Киләсе елга үзебезене кирпеч белән эшләү юнәлешендә сынап карарга уйлыйбыз”. “Егетләргә афәрин диясе килә, – ди аларны ярышларга әзерләгән Фәим Фәйзрахманов. – Чөнки биремнәр елдан ел авырлаша. Инсаф белән Айрат каушап калмады, тырыштылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телим”.

 

Без укучыларның һәм студентларның барысын да Worldskills Russia һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабында җиңүләре белән котлыйбыз. Әлеге дәрәҗәле бәйгедә катнашу – ул инде үзе зур җиңү. Ә сез республика буенча призерлар исемлегенә кердегез. Киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын сезгә! Ә Азатка Татарстан җыелма командасы составында ярымфиналда һәм финалда җиңүен теләп калабыз!

Җиңүче һәм призерлар белән әңгәмәне иртәгә, 8 декабрь көнне, 13 сәгать 15 минутта 103,6 FM ешлыгында “Арча” радиосы дулкыннарында “Безнекеләр” тапшыруында тыңлый аласыз.

Worldskills Russia һөнәри осталык бәйгесенең төбәк этабыннан җиңү белән кайткан укучылар арасында Арча педагогика көллияте студентлары һәм укучылары да бар. 10 юнәлеш буенча катншкан 20 студентның 11е җиңү яулаган. “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча Зәйниев Әмир һәм яшүсмерләр арасында Миләүшә Фәтхрахманова, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча Зилә Әдһәмова, “Мәктәпкәчә белем бирү” буенча яшүсмерләр арасында Светлана Жарова беренче урыннарны яулый.  Максим Усманов, Фәнис Латыйпов - икенче, Дәниф Хәмидуллин, Анастасия Варламова, Динә Габдуллина, Дәниф Миннегалиев, Розалина Шакирова – өченче урыннарга лаек була. Алар белән сезне алдагы көннәрдә таныштырырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X