erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь сайлаучыларга чакыру тапшырылды

Бүген, 27 август көнне, Мәдәният йорты каршында яшь сайлаучылар җыелды.

Районыбызның иң актив 20 егет һәм кызына Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев Чакыру кәгазьләре тапшырды. Алар 2020 елның 13 сентябрендә беренче тапкыр сайлауларга барачак. Район башлыгы яшь буынга ихлас теләкләрен җиткереп, тормышларындагы тагын бер зур адымнары белән котлады.

Яшь сайлаучыларның йөзләрендә елмаю, күңелләрендә горурлык хисе иде. 2018-2019 елларда җәмгыять белеме буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабы җиңүчесе Диләрә Гайфуллина шушындый матур чара оештырып, зурлап чакыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Диләрә, Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлап, белем алуын югары уку йортында дәвам итәчәк. Быелгы сайлауларда һичшиксез катнашачагын әйтте ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уңышлар сезгә, киләчәк буын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X