erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшь тренерларның хезмәт хакы арта

Бүген Арча район Советының чираттагы 17нче утырышы узды.

 

Аны район башлыгы,район Советы Рәисе Илшат Нуриев алып барды. 

Беренче көн тәртибе буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Светлана Галимова чыгыш ясады. Ул агымдагы елның район бюджетына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Республика бюджетыннан бирелгән өстәмә  акча һәм узган елгы район бюджетының тотылып бетмәгән өлеше хисабына быел кайбер өлкәләргә акчаларны күбрәк бирү мөмкинлеге барлыкка килгән. Мәсәлән, югары күрсәткечләргә ирешкән тренерларның, яшь спорт белгечләренең хезмәт хакларын арттыруга, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерүгә, транспорт оешмаларына коронавирус белән бәйле чикләүләр нәтиҗәсендә күргән зыяннарының бер өлешен каплау өчен, муниципаль юл фондына һәм башкалар. Бу хакта тулырак районның рәсми сайтында танышырга була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча муниципаль районындагы җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова депутатларны республикада,шул исәптән Арча районында, кеше хокукларын саклау буенча узган ел башкарылган эшләр бешән таныштырды.

2021 елда Арча муниципаль районында гражданнардан торак төзелешенә һәм аны файдалануга тапшыруга рөхсәт сорап мөрәҗәгать итүләр күп кергән. Тагын нинди гозерләр булган? Бу турыда район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Радик Галимуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә , прокуратура хезмәткәрләре әлеге мөрәҗәгатьләр белән эшләүне даими контрольдә тота .

Вакытында карап җавап бирмәгән һәм шуның белән закон таләпләрен бозган кайбер түрәләргә карата чаралар да күрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X