erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Яшь йөрәкләр” Чатыр-тауда булып кайтты

“Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле Азнакайда булып кайтты. Алар “Чатыр-тауда җыен” фольклор фестивалендә катнашты һәм чыгыш ясады.

Нәсимә Гарифуллина җитәкләгән (ансамбль уңышларында сәнгать җитәкчесе Гүзәл Минхәерованың да хезмәте зур) ветераннар ансамбле кечкенә генә иске Питомник клубында эшләп килә. Анда йөрүчеләрдә энергия ташып тора. Алар ару-талуны белмиләр, акча өчен түгел, йөрәкләре кушканга, җырларга яратканга йөриләр. Сәхнә аларны яшәртә дә, яшәтә дә.

         Арчада нинди генә чара булмасын, Нәсимәнең яшь йөрәкле ветераннарыннан башка үтми. Беркөн танышым сөйләп торды: “Яңгыр сибәли башлады, кеше таралып бетте, ә ансамбль сәхнәдән төшмәде. Сокланам мин аларга”.

Алар нәкъ элекке вакыттагы кебек, юк, дия белмиләр. Кушканнар икән, димәк, кирәк. Бу юлы да шулай. Районда җыенга кемне җибәрергә дигән сорау артыннан ук җавабы да әзер иде инде: “Яшь йөрәкләр”не.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бу хакта белгәч, алдан репетицияләр үткәрдек. Баянда Марсель Шәрәпов уйнады. Район данын төшермәслек итеп чыгыш ясарга, дигән уй белән киттек. Бик җылы каршы алдылар. Фольклор фестивале Татарстанның иң югары ноктасы саналган (385 метр, диделәр, тауга да күтәрелдек) Чатыр-тау итәгендә бик матур урында үтте. Республиканың 30 районыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан Республикасыннан барлыгы 47 фольклор коллективы килгән иде. Милли рухта оештырылган күргәзмәләрне карадык. Танылган шәхесләр белән фоторәсемнәргә төштек, – диде Нәсимә Гарифуллина.

“Яшь йөрәкләр” кечкенә сәхнәдә дә чыгыш ясый, зурысына да күтәрелә. Чыгышларын алкышларга күмәләр. “Ай-ли, замана” һәм “Әпипә” халык җырларын башкара кызлар.

– Яраттылар безнең чыгышны. Күңелебез булды, – диде Нәсимә ханым. – Югары бәя алдык. Таштан милли киемнәр белән кулдан ясалган татар кызы сынын бүләк итеп бирделәр, диплом тапшырдылар. Бик ошатып кайттык. Әле дә алган тәэсирләр белән хозурланып йөрибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X