erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшен вакытында үзеңне ничек тотарга?

Мондый очракларда белгечләр түбәндәге киңәшләрне бирә.

Агач астына качмагыз - яшен үзеңнән биегрәк булган объектларга ешрак суга. Бу вакытта шул агачтан ике тапкырга биек булган бина янына качарга тырышыгыз. «Чиста кыр»да «эмбрион позасы»н алыгыз. Аякларыгызны янәшә куеп, бөкрәеп чүгәләп утырыгыз. Кулчатыр астында тормагыз. Балык тотарга барган булсагыз, кулыгыздагы кармакны читкә ыргытыгыз. Металл предметларга тотынмагыз. Кесәгездә булганнарын шулай ук ташлагыз.
Яшеннең киткәнен машина яки автобуска утырып көтәргә була. Аларның металл тышчалары яшеннән саклагыч экран ролен үти. Өйдә булганда электр приборларын һәм газны сүндерегез. Тәрәзәгә якын килмәгез. Мич яки каминда ут кабызмагыз. Телефоннан сөйләшмәгез. Эшләп торган телефон электр корылмасы тарата, шуның белән ул үзенә яшенне тартып китерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: http://pixabay.com
 http://shahrikazan.ru/news/t%D3%A9rlese/yashen-vakytynda-zene-nichek-totarga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X