erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшерен фотокамера үзенекен эшли

Кайтаваз

Чисталык икеайлыгы кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән рейдка чыккан идек.

Алдан билгеле булган маршрут буенча Иске Йорт авылыннан ерак түгел урнашкан чүплекне карадык. Ике атнага бер авылга  килеп чүпләрне җыеп китүгә карамастан (капчыкка тутырып капка төбенә чыгарып кына куясы), шушы тирә авыллар халкы әлеге чүплек юлын таптарга күнеккән.

Бу хакта газетабызның 13 май санында “Чүплекне “үз иткәннәр” дигән исем астында мәкалә дә басылып чыкты. Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләренең үз эшләре осталары икәнен беләбез. Аларның бурычы – чисталык тәэмин итү, чүплек булган урыннарны юкка чыгару. Хәтерләсәгез, моннан ничәдер еллар элек авыллар саен йөреп, һәр капка төбен карап, чисталык буенча таләпләрне үтәмәүчеләргә беркетмә төзеп китәләр, аннан административ комиссиягә чакырып я кисәтү ясыйлар, я штраф салалар иде. Хәзер кисәтү ясап чистартырга гына кушалар. Дөрес, пычрак вакытта һәм чистартканнан соң фоторәсемгә төшереп алалар икән. Элек шундый катгый чаралар үзенекен итте, капка төпләре, елга кырыйлары, тыкрыклар чистарды. “Экосити 116” ширкәте барлыкка килеп, чүпләрне капка төбеннән алып китә башлагач, чүплекләр дә бетерелде. Әмма авыл халкы бераз гына дилбегәне йомшартып җибәргәннәрен күрде дә, яңадан элекке гадәтне куа башлады. Соң чисталык үзебез өчен дә яхшы бит. Капка төпләренең ялт итеп торганын күреп тә күңел сөенә. Димәк, кайберәүләрнең әле дә штраф белән “башларына сугып” торырга кирәк?

– Авыл җирлекләре башлыкларына андый вәкаләт бирелгән, – диде Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе җитәкчесе Ленар Касыймов. – Тик штраф саласылары килми. Шул авылда яшибез бит, диләр, болай да акчалары юк, дип халыкны жәллиләр. Әйтеп кенә тыңлата алмыйча, чүплек хасил итү мөмкинлеге тудырган өчен үзләре җавап бирергә туры килә. Штрафы гади кешегә салган 1-2 мең сум түгел, ә 100-200 мең сум. Авыл халкы аларны жәллиме соң? Көн дә әллә ничә машина килеп чүпләрен бушатып китә, ди шул тирәдә үз басуы булган һәм чүп җыеп башы әйләнеп беткән Мәҗит Нургалиев.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рейд үткәннән соң бераз вакыттан Төньяк территориаль идарә хезмәткәрләре бу урынга яшерен фотокамера куеп киткәннәр. Чүп ташларга машиналар да, чүплекнең яңа “килгән” чүпләр белән тагын да тулылануы да – бар да күз алдында. Мотоблок белән килгән бер кеше хәтта камераның каршында ук туктаган һәм “менә мине күрегез”, дигәндәй иркенләп арбасыннан агач ботаклары бушата. 

Ботаклар турында сүз чыкканда шундый сорау туа: аларны кая куярга соң? Чүплеккә ташларга ярамый, төбәк операторлары алып китми, ягу рөхсәт ителми...

– Күптән түгел Кукмарада зона утырышы булды. 350 кеше катнашты. Санкциясез чүплекләр турында да сүз барды. Шунда Кукмара районы башлыгы үзләрендә бу проблеманы ничек чишүләре турында әйтеп үтте, – диде Ленар Касыймов. – Аларда агачларны 50-60 сантиметр озынлыкта кисеп, бәйләп урамга чыгарып куялар да, төбәк операторлары алып китә икән. Район башлыгы төбәк операторы белән килешеп, шундый карарга килгәннәр.

Бәлки, бездә дә... Ул очракта фотокамераларның да кирәге калмас иде. Бәлкем... Ленар Касыймов әйтүенчә, яшерен фотокамералар башка чүплекләргә дә куелачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X