Яшеренгән чүпләр чыга...
Безнең районда 2019 елның 1 сентябреннән “Мехуборка” дип аталган компанияләр төркеме каты көнкүреш калдыклары җыю белән шөгыльләнә
Әңгәмәдәшебез – әлеге компания вәкиле Айрат Хәсбиуллин.
– Айрат Рәшитович, башта районда яшәүчеләрнең сезнең коллектив эшеннән нигездә канәгать булуын әйтим әле. Чүпне билгеләнгән вакытта алалар, контейнерларның тулы килеш торганын да күргән юк.
– Әйе, без халык канәгать, шәһәр һәм авыллар чиста булсын, дип тырышабыз. Кышкы чорны да әйбәт кенә уздырып җибәрдек, зур проб-
лемалар килеп чыкмады.
Вак-төяк мәсьәләләрне вакытында хәл итеп бардык. Безне дөрес аңлаганнары өчен район халкына рәхмәт! Рәхмәт сүзләре ишетү безгә дә күңелле, бу безгә тагын да тырышып эшләргә көч бирә. Район, шәһәр җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына шулай ук рәхмәт сүзләре әйтәм. Матур итеп, аңлашып эшлибез.
– Яз җитүгә чүп проблемасы тагын кискенләшә. Кар астыннан бөтен әйбер чыга. Чүпне кая куярга кирәклеген тагын бер тапкыр искә төшерсәгез иде.
– Контейнерларга торак бина эчендә кешенең яшәеше нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар гына салынырга тиеш. Агач һәм куакларны кискәндә барлыкка килгән калдыклар, чабылган үлән, авыл хуҗалыгы культуралары калдыклары, коелган яфрак каты көнкүреш калдыкларына керми һәм аларны контейнерларга салу тыела. Мондый калдык-ларны аерым килешүләр төзеп урнаштырырга кирәк.
Болардан тыш, контейнерларга эссе, янып торган калдык-ларны, эре габаритлы калдык-
ларны, кар һәм бозны, яктырту приборларын, терекөмешле электр лампаларын, батарея һәм аккумуляторларны, медицина калдыкларын, терлекчелек һәм үсемлекчелек калдыкларын, автомобиль покрышкаларын, шулай ук контейнерларны төяү (бушату) белән шөгыльләнүчеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин булган башка калдыкларны, контейнерларны, чүп машиналарын зарарлый яки каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм күмү буенча объектларның режимын бозарга мөмкин булган башка калдык-ларны салу тыела.
– Безнең районда әлеге таләпләрне бозу очраклары бармы?
– Кызганыч, андый фактлар бар. Аларның иң киң таралганы – контейнерга эре габаритлы әйберләрне, төзелеш һәм үсемлек калдыкларын салу. Кайбер кешеләр, киресенчә, чүпне контейнерга саласы урында, янәшәдә калдырып китәләр. Контейнерның элементларын урлау, контейнерларны мәйданчыктан күчереп куе очраклары булды. Бер күрше районда берәү контейнерның тәгәрмәчләрен сүтеп алуга кадәр барып җиткән. Аңа карата җинаять эше кузгаттылар. Моның өчен җәза кырыс: штраф 80 мең сумга кадәр, төзәтү яисә мәҗбүри эшләр, арест, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Шуңа күрә гражданнарның уяурак булуларын һәм алар карамагына бирелгән милеккә саграк карау-ларын сорыйбыз.
Күптән түгел контейнерны бушатканда хезмәткәрнең махсус киемен зарарлаган химик матдә табылды. Ярый әле ул аның тәненә эләкмәгән, югыйсә, фаҗига буласы иде. Бу хәл безнең оешмада контейнер мәйданчыкларында видеокүзәтү кую кирәклеген карарга мәҗбүр итте.
– Әлеге кагыйдәләрне бозучыларга карата нинди җаваплылык каралган?
– Гражданнар өчен 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, дәүләт хезмәтендәге кешеләргә 15000 сумнан 30000 сумга кадәр, юридик затларга 200000 сумнан 500000 сумга кадәр штраф салына. Ә милекне бозганда яки урлаганда җинаять җаваплылыгы да каралган.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев