erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшьләр автобусы Арчада

Ул үзенең турын 4 августта башлап җибәрде

“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләрнең автобус туры (РОУД-Тур) 2 сентябрь көнне Арчага килде.

Яшьләр автобусы республика буйлап сәяхәткә чыкты. Юк, бу гади сәяхәт кенә түгел. Аның максаты – 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр белән очрашу, алар белән аралашу, төрле темаларга лекцияләр үткәрү, яшьләрнең уңышлы проектларын тыңлау, аларга бәя бирү, үз идеяларын тормышка ашыру өчен республикадагы мөмкинлекләр турында сөйләү, грант алуда ярдәм итү.

“Яшьләр вакыты” дип аталган яшьләр автобусы үзенең турын 4 августта башлап җибәрде. Ул респуликаның барлык районнарын да йөреп чыга. Чират безнең районга да җитте. Районны үстерү, камилләштерү буенча идеялары булган яшьләр өчен бик уңай мөмкинлек бу. Чөнки аларны аны тормышка ашыру өчен район хакимияте, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министрлыктан ярдәм  алу юлларын таба белергә дә кирәк бит. Ә ансыз идеялар хыялда гына калырга да мөмкин.

Арчада “Яшьләр вакыты” автобусының тукталышы сәнгать мәктәбе яны булды. 16 кешедән торган команда күргәзмәләр, интерактив мәйданчыклар оештырды. Бүген Татарстанда яшьләр өчен нинди мөмкинлекләр бар һәм ни өчен яшьләр вакыты җитте? Менә шул сорауларга җаваплар яңгырады. Районда нинди вакансияләр барлыгы турында да билгеле булды. Районны яхшырту буенча үз проектыңны тормышка ашыру өчен нишләргә, грантка заявкаларны ничек тутырырга? Шул сорауларга җаваплар алырга да мөмкинлек туды.

Очрашу сәнгать мәктәбенең актлар залында дәвам итте. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Тимур Сөләйманов катнашты. Биредә “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән проектлар секциясе үтте.

– Районны үстерүгә, тормыш-көнкүрешен яхшыртуга багышланган проектлар күп җыелган иде. Бу эштә район яшьләре бик актив катнашты. Без аларны жюри карамагына юлладык. Арадан иң яхшы дип табылган унысын сайлап алдылар. Һәм бу көнне шушы ун проект авторы чыгыш ясады, ягъни үз проектларын яклады, – диде район яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Ильяс Габделгазизов.

Һәр чыгыш ясаучыга икешәр минут вакыт бирелде. Аннан аларга сораулар яуды. Очрашу әнә шулай тере аралашу, фикер алышу формасында үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә иң яхшы проект дип Урта Пошалым мәктәбенең физкультура укытучысы Гөлшат Әхмәдуллина “Аэробика” дигән эше танылды. Аңа “Җиңүче сертификаты” тапшырылды.  Соңыннан дискотека булды.

Раил Вәлиев фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X