Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яшьләр тарихка битараф түгел

    Артур Тумаков 2018 елда Арча Үзәк китапханәсенә  очрашуга килгән иде.

    Ул чакта аның православие диненә бәйле районыбызның үткәнен барлаган “Арск. Новые подробности, факты и открытия” дигән китабын кулына алып шаккатучы, рәхмәт әйтүчеләр күп булды.

    Шушы көннәрдә Артур үзенең иҗатын яратучылар, район тарихы белән кызыксынучылар белән кабат очрашты. Бу юлы “Истории православных приходов Арской округи 16-21 вв.” дип исемләнгән яңа китабын тәкъдир итәргә кайткан. Ул китап инде калынайган, элеккеге юка китапчыгыннан берничә тапкыр арткан. “Казан арты” тарих-этнография музеенда аның иҗатына битараф булмаучылар җыелган иде. Оештыручылар – музей хезмәткәрләре очрашуга районыбызның православие динен тотучы райондашларыбызны, Лин атакайны, тарихны яратып, бәяләп, кадерләп яшәүче, туган төбәгебез белән бәйле күп кенә кызыклы вакыйгаларны белүчеләрне дә дәшкән.

    Артур Дамир улы кыска гына очрашу сәгатьләрендә дә үзе белгән тарихны якташларына җиткерергә тырышты, тыңла да, истә калдырып кына өлгер. Заманында Арча районында дистәдән артык храм эшләгән: Александровкада, Яңасалада, Арчада 3әү, Төбәк-Чокырчада, Вознесения Понигында, Апазда, Венетада, Иске Чүриледә, Чулпанда, Хәтнәдә.  Бүгенге көндә аларның берничәсе генә исән калган, инде храм булган авылларның да кайберләренең җир йөзендә эзе дә юк. 25 яшьлек Артурны үткәннәрне барларга нәрсә мәҗбүр иткән соң?

    • Әтием ягыннан әбием Яңасалада яшәде, шуңа авылга еш кайтып йөрдек. Казаннан кайтканда-киткәндә гел Иске Чүриледәге гыйбадәт йорты каршыннан узабыз. Аннан, әти-әнием белән республиканың ерак районнарына да барып чыгарга туры килде, юллардагы ташландык гыйбадәтханәләрне күргәч, аларның үткәннәрен барлыйсы килү теләге уянды. Арча җирендә храмнарның шактый булуы элек биредә православие динен тотучылар, керәшеннәрнең күпләп яшәве белән бәйле булган. Әкренләп еллар уза торгач алар мөселманнарга әйләнгән, дип сөйли ул.

    Шулай итеп өйрәнү эшләрен ата-бабаларының кендек каны тамган Арча районыннан башлап җибәрергә уйлый, 2008 елда тарихны барлау хезмәтенә ныклап керешә. Бүгенге көндә ул безнең районнан тыш күрше-тирә районнардагы гыйбадәт йортларының, беткән авылларда сакланып калган кабер ташларының тарихын да өйрәнә, алар турында да китапка материаллар туплый. Ә материал туплаулар бер дә җиңел түгел: рөхсәт язулары алып гел архивларда казынуны, кайбер җеп очын эзләп төрле шәһәрләрдән документларга кадәр соратып алуларны да таләп итә. Инде заманында храм булган истәлекле урыннарын күреп, фотога төшереп кайтыйм дисә, ял көннәре әнә шундый сәяхәтләр белән үтә дә китә.  Үзенә ярдәм итүче Булат Гыйниятов белән Рәйсә Миндубаевага рәхмәтле Артур Тумаков. 

    Очрашу кичәсе тарихны, үткәннәрне чагылдырган эчтәлекле җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Арабызда Артур кебек тарихны сакларга омтылган энтузиастларның булуы киләчәгебезнең өметле икәнлегенә ишарә ул.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: