erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшьләрнең киләчәге утырышта каралды

Арчаның Үзәк китапханәсендә зур утырыш узды.

Утырышта яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясе проекты каралды. 2021-2023 елларны үз эченә алган проектның нигезендә яшь буын өчен районда булдырылачак Яшьләр үзәгенең бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләсе каралды.

Чарага районның ведомствоара вәкилләреннән тыш, ТРның Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков, җирлекләр белән эшләү секторы җитәкчесе Илнур Сәгыйтов һәм Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Расул Мөхәррәмов та бар иде. “Яшьләрнең актив тормышын тәэмин итүне беренче чиратта райондагы уку йортларыннан башларга кирәк. Чөнки биредә яшьләр мохите. Алар бер-берсе белән аралаша һәм күпмедер дәрәҗәдә дөньяга карашлары формалаша. Икенчедән, яшьләр арасында эшмәкәрлекне үстерергә кирәк. Бүгенге көндә яшьләр завод-фабрикаларга бармый, аларга заманча эш кирәк. Шуңа күрә яшьләргә гади телдә эшмәкәрлекнең нәрсә икәнен аңлату мөһим. Тагын бер зур бурыч – яшьләрдә милли мәдәнияткә карата мәхәббәт тәрбияләү. Минемчә, Яшьләр үзәге әлеге юнәлешләр белән даими үзара хезмәттәшлек итеп эш алып барса, яхшы нәтиҗәләргә ирешеләчәк”, – дип мәгънәле чыгыш ясады Ринат Наил улы.

“2021–2023 елларда Арча муниципаль районында яшьләр сәясәте үсеше стратегиясе” проекты презентациясен районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов тәкъдим итте. Төп максатны ул район яшьләрен районда калдыру, читкә киткәннәрен кире кайтырга җәлеп итү дип билгеләде. Әлеге максаттан чыгып, шәһәрдә Яшьләр үзәген булдыру зарури диде. Газетабызның бер санында Яшьләр үзәгенә дип каралган бинаның булуы, аның Банк урамында урнашуы турында язып үткән идек.

Районның башкарма комитеты, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, ведомствоара вәкилләре алдында югарыда әйтелгән проектны тулыландырып, булачак үзәкнең киләчәген хәл итү мәсьәләсе тора. Шуның нигезендә, утырышка килгән һәркем үз фикерен, киңәшләрен җиткерде, шушы юнәлештә килеп туган сорауларга үз өлкәсеннән чыгып аңлатма бирде.

ЗАГС җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова сүзләренчә, бүгенге яшьләргә мөстәкыйльлек җитеп бетми. “Инде тормыш корырлык яшьтәгеләрен дә кайбер очракта әти-әни җитәкләп йөри. Минемчә, яшь гаиләләр белән эшләргә үзәктә психолог кирәк”, – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова яшьләрне авылда калдыру өчен нинди чаралар эшләнүен бәян итте. “Эшли башлагач та, мине яшь буынның авылда эшкә калмавы аптыратты. 40 яшькә кадәрге авыл халкын клубка җыеп сөйләштек. Аларны “Игенче” ширкәтенә эшкә тартырга тырыштык. Бүгенге көндә яшьләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Субсидияләр булдыру, җир бирү, йортлар салу – башкарылган эшләрнең кайберләре”, – дип чыгыш ясады Илфира ханым.

“Яшьләрнең тәрбиясе беренче чиратта гаиләдән башлана. Минемчә, бүген әти-әниләр тәрбияне дөрес аңлап бетерми. Мәктәп укучыларында соңгы модель телефон, ә өченче курс студентлары иң текә машинада йөри. Мондый алымнар дөрес тәрбия бирми дип саныйм”, – дип, үз фикерен әйтте Арча гуманитар-техник техникумы җитәкчесе Римма Мамаделеева.

Әлеге мәсьәләне өйрәнү, тиешле чараларын күрү, проектны тулыландыру дәвам ителәчәк һәм финанс ягы хәл ителәчәк. Якын киләчәктә Яшьләр үзәге үз эшен башлап җибәрер дип өметләнәбез.

Белешмә

Бүгенге көндә районда 51291 кеше яши. Шуларның 15443е, ягъни 30 проценты яшьләр (14-35 яшьтәге). Районда урнашкан уку йортларында укучылар саны – 1577.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре яшьләр

2
X