erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яшьнәргә дә әле яшьнәргә

Арча станциясендә яшәүче яшь буынга һәр яктан үрнәк итеп куярлык гаҗәеп шәхес Рая апа Фәтхуллинага 80 яшь.

“Санаторийга юллама бирделәр. Туры килүен генә күрегез әле, нәкъ  туган көнемдә 4 октябрьдә китәм.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан миңа җибәрелгән бүләк, дип кабул иттем мин аны”, – диде Рая ханым шатлыгын уртаклашып. 75 яшьлек юбилеен ул балалары, якыннары, туганнары, дуслары, шәкертләре белән зурлап билгеләп үткән булса, бу юлы ул чит җирдә, әмма яңа дуслар белән булачак.

Чөнки, беләм, кая гына бармасын, ул дусларга кытлык кичермәячәк. Гаҗәеп ачык чырайлы, үзенә тартып тора торган нурлы йөзле, мөлаем ханым ул. Рая Фәтхуллина җәйге якты, җылы кояшка тиң. Аның киңәшләре йөрәккә май булып ята,  һәрвакыт көләч йөзе чит кешеләрне дә елмаерга мәҗбүр итә, ипле генә итеп сөйләшүе авыр вакытларда да киләчәккә өмет уята. Үзе дә кечкенәдән әтисез калып, бер тапкыр әти сүзен әйтергә тилмереп үскән, тормышта бөтен киртәләрне җимереп үтәргә көч тапкан бу нык-лы рухлы ханым кешенең күңелен аңлый һәм аның хәленә керә белә.

“Кыш көне бушлат итәкләре бозланып ката иде. Дөньяның ачысы-төчесе сугыш беткәч башланды. Иптәшләремнең әтиләре кайткач, алар ипи ашыйлар, ә без абыйларым белән басудан черек бәрәңге җыябыз. Әтисезлек алда тагын да сиздерде. Әтиле балаларның өсләрендә пәлтә, аякларында киез итек, ә минекендә иске бушлат, аякта чабата...”. Әнә шулай йөрәкләрне өзгеч сүзләр белән искә ала ул үзенең балачагын.

Рая Фәтхуллина тумышы белән Ашытбаштан. 41нче ел баласы ул... Бу берничә сүз барысын да аңлата. Әтисе әле тумаган да сабыен калдырып сугышка китә һәм... хәбәрсез югала. Нәни Рая ятим кала. Күз алдына китереп карагыз, баланың теле, гадәттә, әти-әни сүзе белән ачыла. Эх, урамдагы балалар кебек авыз тутырып әти, дип бер тапкыр булса да әйтергә... Рая ханым әле дә шул теләк белән яши. Әтисе кайтып керер дә, кызым, дип әйтеп кочагына алыр кебек аңа. Төшләрендә шул мизгелне күреп кайчак имәнеп китеп уяна. Үзенә 80 яшь тулып, бу әйбернең булмасын бик яхшы белсә дә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әмма тормыш бер урында тукталып тормый, үз җаена дәвам итә. Кыз үсә, кечкенәдән каршылык-ларны аерым бер үҗәтлек белән җиңәргә өйрәнә. Авыр, җитмәүчелек белән үзәккә үткән мәктәп еллары да артта кала. Ныклы белем алу, бөтен дөньяга үч итеп чын кеше булу, күктән күзәтеп торган әтисен сөендерү максаты белән ул укуын дәвам итә. Казан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Арчаның өченче балалар бакчасында бөтен җанын-тәнен биреп эшли. Кырык елдан артык педагогик стажы булган “РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы” исеме юкка гына бирелми. Аны хезмәтең белән яулап алырга кирәк.

Юк, бар да җиңелләрдән бирелми Рая ханымга. Сикәлтәле юллар аша тагын бер кат үтәргә туры килә аңа. Язмыш аны тагын бер кат аяз көнне яшен күкрәүгә тиң  сынау кочагына ташлый – җанының яртысы, сыңар канаты, терәге, уң кулы Мәсхүте вафат була. Авыр югалту ачысыннан үзен кая куярга белмичә менә-менә убылам да, сине дә алып төшеп китәм, дигән текә яр буенда калгандай була ул. Әмма Рая ханым бу кайгыны җиңәргә дә үзендә көч таба – минем балаларым бар бит, дип, алар хакына янып-көеп дөрләп яши башлый.

Өч кызы – менә аның очар канатлары, яшәү дәрте өстәүче оҗмах җимешләре. Кызлары Флера, Альфира, Гөлүсә – ананың горурлыгы. Флера ханым Арча педагогика көллиятендә музыка белеме бирә, ихтирамга лаек укытучы. Альфира Шушмабаш мәктәбендә инглиз теле укыта. Гөлүсәсе Казанда, Транспорт эчке эшләр министрлыгы Казан линия идарәсендә экспертиза буенча офицер. “Өч кызым – өч зур бәхетем”, – дип Рая ханым. Аннан күңелен сөендереп бер-бер артлы оныклары, оныкчыклары туа. Шуларның уңышлары өчен дә шатланып яши Рая Фәтхуллина.

Юк, мин лаеклы ялда, дип өйдә бикләнеп ятадыр, дип уйлый күрмәгез. Әле дә халык арасында, гөрләтеп яши ул. Үзлегеннән дини белемгә өйрәнә, аннан Мөхәммәдия мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлый. Бүген ул район мөхтәсибәтенең укыту эшләре буенча җитәкчесе, мөслимәләр берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең гаилә, хатын-кызлар, балалар эшләре буенча комитетының район филиалы җитәкчесе дә ул. Болары рәсми эшләр. Алардан тыш район күләмендәге “Гаҗәеп әби” бәйгесендә җиңә Рая ханым. “Ел хатын-кызы” республика бәйгесенең иң югары бас-кычында җиңү яулый. Мәчеттә аның тырышлыгы белән төрле чаралар, бәйгеләр оештырыла. Үзе шигырьләр иҗат итә, мөнәҗәтләр башкара.  Менә шундый ару-талуны белмәс, йөрәге белән унсигездә булган, әле дә күккә, биеккә очарга әзер торган соклангыч шәхес ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X