Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Яшәтәчәк өмет: QR чирне куармы?

    Куркыргамы, курыкмаскамы? Бер караганда, кешеләрнең хәзер һәр төчкерүдән шикләнеп, «миндә «теге чир», ахрысы» дип караулары да аңлашыла. Шул ук вакытта, бу чирнең янәшәдә генә булуына ышанмыйча, аны инкарь итеп яшәүчеләр дә юк түгел. Ә чынбарлык исә – күз алдында үзгәрүчән. Һәм гел дә яхшы якка түгел…

    «Туган көнем дә эштә уза» 

    Хәлнең ни дәрәҗәдә катлаулы булуына медицина вәкилләре сөйләүләреннән соң ныграк ышана башлыйсың. Шул ук вакытта, кайберләре белән сөйләшкәч, тынычланып калгандай буласың. Андыйлар өмет өсти. Авыр булса да, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарып, күтәренке кәефтә калулары сокландыра. Казанның «ашыгыч ярдәм» хезмәтендә фельдшер булып эшләүче Энҗе Мөхәммәтҗанова да шундыйлардан. Шәфкать иясе, хәзерге вакытта коронавирусның беренче дулкынына караганда да авыррак чор күзәтелә, ди. Коронавируслы сырхаулар янына йөрүче бригадада эшләмәсә дә, аларга да мондый чакырулар эләгә. Эләгә генәме соң: алар бик күп!

    – Барысы да куркып беткән, беренче көн температура булса да, коронавирустыр дип өннәре алына. ОРВИ дип уйлау юк хәзер, шундук башка «коронавирус» дигәне килә. Без дә кешеләр, без дә авырмый тормыйбыз. Графигым 1 тәүлек эшләп, аннары 3 көн ял итә торган булса да, кеше җитмәү сәбәпле, көнаралаш чыгарга туры килә. Узган елга караганда чакырулар күпкә артты. Бер тәүлеккә 2 мең чакырудан артып киткән очраклар сирәк була иде. Хәзер бу күренеш даимигә әверелде. 80 бригадага 2 меңнән артык чакыру… 2 меңнне 80гә бүлеп карагыз әле, бер бригадага бер тәүлеккә кимендә шулкадәр чакыруга йөгерәсе дигән сүз. Баштарак олы яшьтәгеләр күп авырый иде, хәзер алар белән беррәттән балалар, авырлы хатыннар күп чирли, – дип сөйләде Энҗе.

    Коронавируслы вазгыятьтә яшәү үзенә дә сабак биргән. «Бу чорда вакытның, якыннарның, сау-сәламәт булуның кадерен белеп, һәр көнемә шатланып, бүген дә исән, авырмыйм бит, дип, сөенеп яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадым. Асылда бик күпләр сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен, ул булмаса, башка берни дә кирәк түгеллегенә яхшы төшенгәндер дип уйлыйм», – ди Энҗе.

    Фельдшер кыз махсус киемнәргә дә гадәти кием-салымга караган кебек кенә карый икән инде. Ияләшеп беткәннәр. Шулай да Энҗе төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел. Хезмәте авыр булса да, аны яратып башкара.

    – Башымда бары тик матур, күңелле уйлар гына буланган күрә, һәр көнне эшемә «чирләмәячәкмен» дип барганга, авырмыймдыр да инде мин… Сырхауларга да: «Мин үләм», – дип ятмагыз, «тереләм» дип әйтегез, баш мие организмны тыңлый, күп нәрсә күңел халәтеннән тора, күтәренке рухны югалтмагыз», – дим. Гомерең бетсә, өстәл янында ашап утырганда да үләсең, бетмәсә, әллә нинди авырулардан да исән каласың. Нинди генә булса да, эшемне яратам, кунакка баргандай шатланып барам мин анда, – ди шәфкать иясе.

    Энҗе Мөхәммәтҗанова авыруларга ярдәм күрсәтеп 1 ел да 7 ай эшли инде. «Туган көнем дә гел эштә уза. Икенче ел шулай инде. Төнге уникедә якыннарым, дусларым, ирем мине котларга эшкә килә. Менә шундый кешеләр булганда бик рәхәт!» – ди ул. Болар да эштәге киеренкелекне җиңәргә булышмый калмыйдыр.

    Күңел күтәренкелеге белән беррәттән, иммунитет ныклыгын да онытмаска кирәк, ди Энҗе. «Кара тмин мае, С, Д витаминнары эчеп торам. Сырганак, гөлҗимеш, лимонлы чәйгә бал салып эчәм. Сарымсак, керән, суганның өстәлдән өзелгәне дә юк инде хәзер. Сакланырга, битлек киеп йөрергә кирәк. Аз гына чирләп китүегезне сизсәгез, кеше янына чыкмагыз. Чир таратырга кирәкми. Күп нәрсә үзебездән тора. Сез җиңел кичерсәгез дә, өлкәнрәкләр авыррак чирләргә мөмкин бит. Кеше турында да уйлый торган чак…» – дигән киңәшләрен бирде фельдшер.

    QR чирне куармы?

    Кодка корылган икенче атнаны төгәллибез. Күнегелде, күп нәрсә аңлашылды да сыман, шулай да кайбер мәсьәләләргә һаман ачыклык кертеп торырга туры килә. Шул ук вакцина ясату, QR-код алуга бәйле сораулар бу. Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре, Оператив штаб вәкилләре белән берлектә шуларга ачыклык кертергә тырыштык.

    ПЦРтест тапшырдымнәтиҗәсе  уңайТик чирләвем турында белешмә һаман да юкНишләргә?

    Бер тестның уңай булуы «коронавирус» дигән диагноз куярга сәбәп түгел. Моңа өстәп табибка күренү, башка тикшерүләр узу да таләп ителә әле. Диагноз лаборатор мәгълүмат, клиник тикшерүләр нигезендә куела. Медицина оешмасында диагноз ачыклануга, мөрәҗәгать итүче турында мәгълүмат сырхаулар регистрына кертелә. Бу кеше тернәкләнеп беткәч, әлеге мәгълүмат «Дәүләт хезмәтләре» порталына җибәрелә. Шуннан соң шәхси кабинетта чирләү турындагы белешмә пәйда була.

    Гадәттә, ПЦР-тест нәтиҗәсе 1–2 көндә әзер була. Кызганыч, мәгълүм сәбәпләр аркасында кайбер сырхауханәләрдә бу вакыт аралыгы да шактыйга сузылырга мөмкин.

    Реклама

    Чит ил вакцинасын ясаттым. QR-код бирәчәкләрме?

    Әлбәттә, юк. Чит ил вакциналары Россиядә теркәлмәгән, алар регистрга кертелмәгән.

    Тагын нинди очракта QR-кодсыз калырга мөмкин?

    Әгәр сезнең инфекция белән авыруыгыз яисә вакцина ясатуыгыз турында белешмәгез бар, тик шул ук вакытта сез «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси сәхифәгезнең (учетная запись. – Ред.) сезнеке булуын расламагансыз икән, QR-код алып булмаячак.

    Кабат прививка кадату өчен нинди вакцина сайларга?

    Ярты елдан соң кабат вакцина ясатырга мөмкин. Моның өчен Россиядә теркәлгән теләсә кайсы вакцинадан файдаланырга рөхсәт ителә.

    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш  эпидемиологы Дмитрий Лопушов аңлатканча, бер укол да гомерлеккә җитми, бар чирләрдән саклый торган вакцина юк. «Һәр вакцинаның үз клиник нәтиҗәлелеге бар. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, нәтиҗәлелеге 50 проценттан арткан булса, вакцинаны массакүләм кулланырга рөхсәт итә. Россиядә теркәлгән вакциналарның барысының да нәтиҗәлелеге – 92–93 процент. Яңа штаммнар барлыкка килү сәбәпле, нәтиҗәлелек аз гына кими, әмма ул кайсы очракта да 90 проценттан күбрәк була. Вакцина ясатучылар күрсәткече 70 проценттан арткан илләрдә әлеге инфекциядән үлүчеләр саны кими. Бу инде вакцина ясатуның әһәмиятле һәм нәтиҗәле булуына дәлил.

    Йөкле хатынкызларга нишләргә?

    Йөклелекнең 22 атнасыннан соң карынында бала йөрткән хатын-кызларга да вакцина ясату рөхсәт ителә. Тик бу очракта бер генә вакцинадан файдаланырга ярый. Ул да булса – «Спутник V». Шунысы да бар: бала имезгән хатын-кызларга вакцина ясатырга ярамый. Бу, гомумән, барлык төр вакциналарга да кагыла.

    САН

    Татарстанда барлыгы 1337780 кеше коронавируска каршы вакцина ясаткан (бер тәүлек эчендә 29014 кеше кадаткан). Шуларның 997521е прививканың икенче дозасын алган. Кабат вакцина ясатучылар саны – 21568 кеше. Татарстанда вакцина ясатырга тиешле халыкның 53,7 проценты прививка кадаткан. 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бу сан – 35,23 процент.

    Республикада 57 вакытлыча госпиталь эшли. Хастаханәләрдә барлыгы 6758 кеше дәвалана. Республика буенча барлыгы 7,1 мең ятак булдырганнар. Бу – пандемиянең бөтен чоры өчен иң зур сан.

    Марина ПатяшинаТатарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы:

    – Авыручылар саны арту соңгы биш атнада күзәтелә. Беренче өч атнада үсеш күрсәткече – 2–6 процент булса, соңгы ике атнада 38 һәм 28 процентка җитте. Безне 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләүчеләр арту борчый. Андыйларның саны 29 процентка артты. Авыручылар арасында өлкән буынның өлеше – 26 процент. Ягъни Татарстанның һәр дүртенче өлкән кешесе коронавирус белән авырый.

    Чулпан Гарифуллина

    Ватаным Татарстан

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: