erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Ястребы” яңадан шаккатырды!

Республикада–беренче!

Арча Боз сараенда шөгыльләнгән “Ястребы” командасының инде үз тарихы бар.

2009 елгы малайлар районда яңа төзелгән Боз сарае ачылганнан бирле (2014 елның декабре) хоккей белән шөгыльләнәләр. Беренче тренерлары – Артур Гәрәев. Казанда хоккей командаларында уйнаган егет. Алар узган ел мартта республикада иң көчле команда буларак танылып, Сочига Россия күләмендәге ярышка бардылар. Һәм Россиянең көчле командалары белән уйнап, Татарстанда “Ястребы” дигән лаек-лы команда барлыгын белгертеп кайттылар.

 5 яшьтән хоккей секциясен-дә шөгыльләнә башлаган малайларга быел 12 яшь. Кечкенәдән аларның хоккей уйнаганнарын күзәткән бар. Тереләр, бик җитезләр иде алар. Үсә-үсә тагы да ныгыдылар. Бүген “Ястребы” командасында уйнаган малайлар менә кемнәр алар: капкачы Эмиль Акбиров, уенчылар Тамерлан Гарипов, Ранил Хәбибуллин, Азат Калачов, Камил Мөбарәков, Раушан Сөнгатуллин, Камил Төхвәтуллин, Данил Галләмов, Илсаф Бәдриев, Аяз Сабиров, Нариман Исхаков, Ислам Сөләйманов, Тимерхан Мостафин, Алмаз Гыйззәтуллин, Нияз Сафиуллин, Ридван Бәдретдинов. Команда район башлыгы Илшат Нуриев янында кунакта да булды. Чәй өстәле артында сөйләшеп утырдылар. Бүләкләр алдылар. Истәлеккә фотога төштеләр.

2019 елда болай дип язганбыз. “2009 елгы малайлардан торган “Ястребы” хоккей командасы җанатарларын яңадан шаккатырды. 22-24 ноябрь көннәрендә Арчаның Боз сараенда хоккей турниры узды. Ярышка Пермь, Кирово-Чепецк, Ижевск, Чаллы командалары килде. Арчаның “Ястребы” командасы малайлары үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен, бердәмлекләрен күрсәтеп, 1нче урынга лаек булды”.

2020 ел. “14–16 февраль көннәрендә “Арча–Арена” спорт сараенда “Алтын шайба” Бөтенроссия ярышларының Татарстан буенча финалы булды. 2009–2010 елгы малайлар уйнады. Турнирда Арчаның “Ястребы” командасы җиңеп чыкты. “Ястребы” командасының капкачысы Эмиль Акбиров һәм уенчы Нариман Исхаков иң яхшылар буларак билгеләп үтелде. Шулай итеп, арчалар Сочига Бөтенроссия хоккей турнирына бару хокукы алды”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Яңа гына Арчада үткән хоккей ярышлары яңадан шаккатырды. 8–10 апрель көннәрендә Арча Боз сараенда (җитәкчесе Илһам Шакиров) 2009 елгы малайлар Татарстан беренчелегенә уйнады. Республикада беренчелек өчен 30 команда көрәште. Ә Арчада ярышларның финалы үтте. Алты команда: Казаннан “Ак Барс”, “Волна” командалары, Арчадан “Ястребы”, Азнакайдан “Соколы”, Әгерҗедән “Спутник”, Лениногорскидан “Нефтянник” командалары катнашты.

1нче урынны “Ястребы” командасы, 2нче – Казанның “Ак Барс”, 3нче урынны Лениногорскидан “Нефтяник” командасы алды. Безнең хоккейчы Нариман Исхаков яңадан иң яхшы уенчы буларак бүләкләп үтелде.

Команданың тренеры яңа. Хоккей буенча спорт мастеры, Мәскәү янында эшләгән Джанбек Лукманов.

– Команда белән узган елның ноябреннән эшлим, – дип сөйләде ул. – Атнага 6 көн шөгыльләнәбез. Өчәр сәгать. Максат – киләсе елда республикада иң көчле команда дәрәҗәсенә ирешеп,  Бөтенроссия “Алтын шайба” ярышында катнашу һәм җиңү!

Ә малайлардан: “Хоккейның нәрсәсен яратасың?”, – дип сорасаң, “Җиңү!” дип җавап бирәләр. Спортта җиңүгә омтылулар (һәм җиңәләр дә!) тормышта да җиңәргә өйрәтә. Уңышлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X