Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ятим бала кая бара?

    Бу кешенең бөтен гомер юлын батырлык дисәк тә артык булмас

    Мин газетабызның 14, 21 февраль саннарында дөнья күргән “Журналист блокноты”ннан сәхифәләрендә кибет басып йөргән каракны ничек тотулары турында язган идем. Анда гомерен кибетләр басуга багышлаган бурны эләктергән участок инспекторының исем-фамилиясен, белсәм дә, язмаган идем. Редакциягә ул үзе килде. Буш кул белән түгел,  көндәлеген дә алып килгән.

    – Ул участок инспекторы мин, Вәлиулла Гатауллин булам, – диде ул тыйнак кына. – Мин 7 колхозга, 35 авылга хезмәт күрсәтә идем, ниләр генә күрергә туры килмәде, 30 төрле эш йөкләнгән иде  участок инспекторына.

    – Шалашта засадада үзе генә калырга ничек курыкмады икән ул, дип гаҗәпләнүчеләр дә бар, – дим.

    Ул җавап урынына 1970 елда Алабуга милиция мәктәбендә укыганда алган Дипломны күрсәтте. Ә анда әлеге бүләкнең курсант В.Ш.Гатауллинның кышкы спартакиада ярышларында самбо көрәше буенча иң җиңел үлчәүдә өченче урынны алуы язылган.

    Башка бүләкләре дә күп ветеранның. 1962–1966 елларда Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткәндә сугышчан һәм сәяси әзерлектә ирешкән уңышлары үрнәк дисцип-лина һәм яхшы хезмәте өчен алган грамотасы, күп тапкырлар “Арча районының иң яхшы 

    участок инспекторы” дигән исемгә лаек булуы, башка бүләкләре олы хөрмәт уята. Бөтен гомер юлын батырлык дип әйтсәм дә артык булмас.

    Гатауллин Вәлиулла Шәйхулла улы 1941 елның 12 гыйнварында Ленинград өлкәсендәге Александрово дигән авылда туган. Әтисе безнең республиканың Мөслим районыннан, әнисе Башкортстаннан. Сугыш башланганда Вәлиуллага 5 ай була. Әтисен 21 июльдә сугышка алалар. Әниләре Мәпдүхә ике баланы алып (Мәрфугага 3 яшь) Башкортстанга кайта.

    Әнисе әти-әниләре өенә кайтып егыла инде. Ә алар: “Үзебез дә сигез баш бит”, – дип, кабул итмиләр. Әни кеше балаларын алып иренең туган ягына, Мөслим районындагы Бүләк авылына кайтырга мәҗбүр була. Ә анда Шәйхулланың энесе Сәгыйдулла гаиләсе яши. Сәгыйдулла үзе сугышка алынган була. Хатыны Мосалия аларны үз йортларына сыендыра.

    Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, балаларын калдырып әниләре үлеп китә. Вәлиулланы 1944 елда балалар йортына тапшыралар. Ул анда 1955 елга кадәр тәрбияләнә. Ул балалар йортында вакытта апасы Мәрфуга да үлгән була. Шулай итеп ул бу дөньяда япа-ялгыз кала.

    8нче сыйныфны тәмамлагач малайны Казандагы махсус һөнәр училищесына урнаштырырга алып баралар. Әмма буе бәләкәй булгач кире кайтаралар. 9нчы сыйныфтан тагын алып баралар. Бу юлы буе җитә. Һөнәр мәктәбендә 2 ел слесарьлыкка укый.

    1959 елда иптәш малае Фәнис Әюпов белән Үзбәкстанга китеп бара. Фәнисне бертуган апасы Әндиҗан шәһәренә яшәргә чакырган була. Өлкән апалары энеләрен, сеңелләрен бергә җыя икән. Фәнис мин анда үзем генә бармыйм, дигән. Вәлиулла аны кызганып, барырга була.

    Вәлиулланы әлеге гаиләгә кабул итәләр. Ул слесарь булып эшкә урнаша. Буш вакытларында көрәш секциясенә йөри.

    1961 елда Кемерово өлкәсендәге туганнарын күрү теләге белән Себергә юл ала.

    Ленинск–Кузнецк шәһәрендә яшәүче Мөсәвәрә түткәсе белән 1955 елдан бирле хат алышкан була. Ул Вәлиуллага конвертка тыгып акчалар да җибәргәли. Менә шуларга килеп төшә, Мөсәвәрә түткәйнең Тельман исемле улы да була. Икенче улы Рөстәм армиядә хезмәт итә. Вәлиулла ремонт оешмасына слесарь булып урнаша. Бу шәһәрдә аның башка туган тиешле кешеләре яши икән, алар белән дә аралаша.

    1962 елның сентябрендә Вәлиулланы совет Армиясе сафларына алалар.  Поезд белән 10 тәүлек баргач Владивосток шәһәренә барып җитәләр. Анда кемне су өсте, барокамераны уңышлы үткәннәрне су асты флотына аералар. Вәлиулланы су астында йөзү отрядына җибәрәләр.

    (Дәвамы бар)

    Ильяс Фәттахов

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: