erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ятлаган беренче шигыремне мин авыл клубында сөйләгән идем

Әниләр һәм әбиләр

Ятлаган беренче шигыремне мин авыл клубында Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә сөйләгән идем. “Әниемнең әнисе әбием була минем. Әни генә түгел ул –   ә минем дәү әнием”. Анда әби дә (әнинең әнисе) бар иде. Кайткач ул мине үзләренә алып кереп: “Әй, рәхмәт яугыры!” дип кочаклап башымнан сөйде, конфет бирде.

Мин бу вакытта укырга кермәгән идем әле. Әмма укый да, яза да белә идем. Абый белән апайдан өйрәнгәнмендер инде, шигырьләрне дә шулар өйрәткәндер.

Алтмыш елдан артык вакыт үтсә дә, ул чакта әбине шулай шатландыра алуыма бүген үзем дә шатланып куям. Мин бит әле ул вакытта әбинең өч улы сугышка китүен, икесенең шунда хәбәрсез югалуын, өченчесенең авыр яраланып, бер аяк белән колхоз рәисе булып эшләвен, Җиңү килгәч ике елдан авыр яралардан үлеп китүен белми идем.

Боларын үсә төшкәч әни сөйләвеннән белдем. Әнинең дә өйдә сөйләп утырырга вакыты юк. Җиде бала, әти иртәдән кичкә кадәр колхоз эшендә, әниләргә дә эш җитәрлек. Гектары белән чөгендер чүбе утыйсы, бәрәңге чүплисе, колхоз капчыкларын юып тикшекләрен ямыйсы...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әле бит абзарда тормыш тоткасы булган сыерны, сарыкларны ашатасы бар. Тизрәк кара җиргә бас-тырасы иде, дип уфтана авыл халкы. Март аенда бигрәк читенгә кала, бигрәк озын ай, 31 көнне ничек үткәрәсе. Колхоздан  да сорап булмый, үзенең хәле мөшкел, атлар күтәрәмгә калган. Хәлсез малларны корсак астыннан бау белән күтәртеп өрлеккә бәйләп куялар. Гел ятып торсалар бөтенләй аяксыз калачаклар. Сарыкларның хәле бигрәк тә мөшкел. Бер елны җаннары гына чыкмаган бичараларны хуҗалык саен мәҗбүриләп өләшеп чыктылар. Каршы килә  алмыйсың. Безгә дә ике җанны калдырып киттеләр. Теләсәң нишлә, язга чаклы асрап чыгарга тиешсең. Шуннан соң алып китәчәкләр, түләү түгел, рәхмәтен дә әйтмәячәкләр. Үлеп китсә җавап бирергә туры киләчәк.

Безнең авыллар гел Төбәк болыннарына кызыгып яшәде. Иң зур, иң яхшы болыннар шуларга бирелгән. Айравыклы үлән билдән булыр иде аларда. Ул кыр казларыдай тезелеп киткән печән эскертләре! Язга кадәр аларны фермаларга ташып бетерәләр. Кояш карны эретә башлагач эскерт төпләре ачыла. Ә анда каткан-коткан печән калдыклары.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X