erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яз чәчәкләре сезгә, кызлар!

8 Март көнне юлга чыгып, рульдәге хатын-кызларны котлауны ЮХИДИ хезмәткәрләре матур традициягә әверелдереп җибәрде.

 

Бу юлы да алар Арча үзәгендә гүзәл затларыбыз идарә иткән машиналарны туктаттылар, чәчәк кибете ярдәме белән әзерләнгән лалә чәчәкләре бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Бәйрәмебездә дә безгә бәйләнмәсәләр иде инде, диючеләр дә булгандыр. Чөнки кайберләре каршыга чыгып туктарга ишарә ясаган ЮХИДИ хезмәткәрләрен күреп югалып кала. Әмма чәчәк бәйләмен күреп, котлау сүзләрен ишеткәннән соң, йөзләрендә шатлыклы елмаю барлыкка килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәмдә дә кадерләнеп өйдә утырмый бит хатын-кызларыбыз. Кайсы әнисен котларга ашыга, кайсы өйдәгеләрне сыйлау максаты белән кибеткә юл тота, ә кайберләре эшкә бара. Шундый тынгысыз затлар инде без, хатын-кызлар. Бәйрәмегез белән сезне. ЮХИДИ хезмәткәрләре аз гына күңелегезгә шатлык өсти алган икән, алар шуңа да бик шат. Юлларда исән-имин йөрегез, гаиләләрегездә тынычлык хөкем сөрсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X