erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яз җитә. Казанга акчарлаклар килгән

Аномаль җылы кыш аркасында Казанга кайбер кошлар тиешле сроктан иртәрәк очып кайткан. Бу хакта КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы доценты Денис Тишин сөйләде. Бу турыда югары уку йорты матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«Үсемлекләр фенологиясе әлегә план буенча бара. Талның бөреләре, мәсәлән, гадәти күренеш. Март урталарында күренерләр. Аның каравы, Казанга акчарлаклар кайтты», — дип аңлатты тикшеренүче.

Галим сүзләренчә, ул бүрткән бөреләрне Җиңү паркында, ә февраль өчен көтелмәгән акчарлакларны Урта Кабан күлендә күргән. Тишин аңлатуынча, үсемлекләрдән таллардан тыш, бигрәк тә зирәк һәм чикләвек куагына игътибар итәргә кирәк, нәкъ менә бу өч агач башкалардан алданрак чәчәк ата башлый.

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Рәхимов акчарлаклар Татарстанга март ахырында — апрель башында киләләр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Беренче кошлар арасында галим кызылтүш һәм тургайларны телгә алды. Ул шулай ук Казанда кышка миләш чыпчыгы һәм кара каргалар калуын да өстәде. Рәхимов чәүкәләр турында да әйтте, быел алар бик иртә оя ясарга кереште.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 19 февральдә Татарстан башкаласында дүртенче тапкыр температура рекорды куелды.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X